Күрсәтмәгә ярашлы, максатлы акча гражданлык җәмгыятен үстерүдә һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциянеке булмаган оешмаларга бүленә. Әлеге исемлектә “Гражданнар горурлыгы”, “Дәүләт хәйрия фонды”, “Русиянең яшьләр берлеге”, “Милләт сәламәтлеге лигасы” кебек җәмгысы 49 оешма бар.
Әйткәндәй, Башкортстанда эшләүче коммерциянеке булмаган оешмаларның да әлеге юнәлештәге грант проектларында катнашу мөмкинлеге артачак, дияргә кирәк. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзидарә, гражданлык институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты “Башкортстан Республикасында социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларга дәүләт ярдәме турында” Законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыкты. Комитет әгъзалары социаль юнәлештәге андый оешмаларның дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарыннан ярдәм алучы эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә. Атап әйткәндә, закон проекты әлеге исемлеккә билгесез солдат каберләрен, һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яугирләрнең исемнәрен ачыклауга юнәлтелгән эзтабарлык эшен, мигрантларны җәмгыятькә социаль-мәдәни күнектерү һәм интеграцияләүгә булышлык итүче башлангычларны үз эченә ала.
Ил казнасыннан коммерциягә карамаган оешмаларга мөһим социаль проектларны тормышка ашыруга грант рәвешендә миллиард сумнар бүленә икән, бу ярдәм мотлак гомум җәмгыятькә файда китерерлек эшләргә
тотынылырга тиеш.
Әлеге закон проекты беренче укуда Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышында каралачак.
Әйтергә кирәк, ил Президенты күрсәтмәсе белән бер үк вакытта диярлек безнең республика парламенты депутатларының төбәк дәрәҗәсендә законга шундый төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыгуы хуплауга лаек. Һәрхәлдә, ил казнасыннан коммерциягә карамаган оешмаларга мөһим социаль проектларны тормышка ашыруга грант рәвешендә миллиард сумнар бүленә икән, бу ярдәм мотлак гомум җәмгыятькә файда китерерлек эшләргә тотынылырга тиеш. Югыйсә, әлеге “калҗа”дан, һичшиксез, үзенә өлеш чыгарырга омтылучы “эшем ияләре” баш калкытачагы да көн кебек ачык. Бу җәһәттән республикада я сайлаулар чорында, я “акча исе килгән” башка кампанияләр вакытында активлашып алучы ике кешедән торучы бер “оешма”ны гына мисалга китермәкчебез. Әйтик, Дмитрий Медведев ил Президенты булган вакытта алар кемузардан “сәгать күчерү” кампаниясенә кушылды. Шул рәвешле дәүләт власте органнарын, редакцияләрне әлеге башлангычны хуплаучы һәм аның дөреслеген нигезләүче кочак-кочак хатларга, “гыйльми” мәкаләләргә күмде. Былтыр сәгать уклары “урынына кайтарылгач” та алар үз сүзен әйтергә тарсынмады. Бу юлы инде “әлеге вакытка күчү ил, гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше сәламәтлеге өчен кичектергесез гамәл” дип тәкрарлады.
Хәер, соңгы дистә елда берсеннән икенчесенә күчеп йөри торгач, дүрт сәяси партияне алыштырган бу “оешма” әгъзаларының илдәге вәзгыятьтән чыгып, сәгать күчерүгә карашларының шушы рәвешле тиз арада капма-каршыга үзгәрүе әллә ни аптыратмый да. Әйтәсе килгән фикер: шуның ише “эшем ияләре” ил җитәкчелеге тарафыннан мөһим максатларда бүленгән акчалардан ераграк торсын иде. Бу җәһәттән “Башкортстан Республикасында социаль юнәлештәге коммерциянеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме турында” Законга тиешле төзәтмә дә мондый омтылышларга чик куярга ярдәм итәр, дип өметләник. Һәрхәлдә, илдә дә, республикада да бүген “сәгать күчерер” вакыт түгел!