+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 апрель 2015, 21:42

Президент халык сорауларына җавап бирә

Билгеле булуынча, бүген Русия Президенты белән “Туры элемтә” үтәчәк. Бу чара Владимир Путин өченче срокка президентлыкка сайланганнан соң — өченче, гомумән алганда, 13нчесе булачак. Владимир Путин реаль вакыт режимында русиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Узган елда ул 81 сорауга җавап бирде, тапшыру 3 сәгать 54 минут барды.

Халык сорауларны 9 апрельдән җибәрә башлады. Дәүләт башлыгына сорауны бушлай телефоннан, SMS-хәбәр яисә Интернет аша бирергә мөмкин. Телефон саннары — 8-800-200-40-40. Шулай ук сорауларны интернет аша www.moskva-putinu.ru яисә www. москва-путину.рф адреслары буенча юлларга була. Быел да, былтыргыча, Президентка кыска видеомөрәҗәгать белән яисә кесә телефоны өчен махсус кушымта ярдәмендә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. “Русия Президенты белән туры элемтә” тапшыруы үзәк мәгълүмат каналларында Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә башланачак.
Владимир Путин белән соңгы туры элемтә узган елның 17 апрелендә үткән иде. Социологлар билгеләвенчә, быел трансляциягә игътибар һәм кызыксыну аеруча зур булачак. Төп сораулар санкцияләргә, Украинадагы хәлләргә, икътисади кризиска кагылышлы булачак дип фаразлана.
Әйткәндәй, кичә Уфада “Путинлы Русия: 15 ел көчле ил” дип аталган “түгәрәк өстәл” узды. Анда сүз Русия Президентының эшчәнлек нәтиҗәләре хакында барды.
Читайте нас: