“Туры элемтә”
Президентның ил гражданнары белән теле- һәм радиоканаллар эфиры аша аралашуы беренче тапкыр 2001 елның 24 декабрендә оештырылган иде. Арытаба “туры элемтә”ләр ел саен узды, 2004 һәм 2012 еллар гына искәрмә булды. Владимир Владимирович 8 тапкыр — ил Президенты һәм 4есендә Хөкүмәт Рәисе сыйфатында 12 тапшыруда катнашты.
Быел 9 апрельдә сорауларны кабул итүнең бердәм үзәге эшли башлады. Президентка сорауларын Мәскәүдәге студиягә чакырылган кунаклар да, туры тоташтырулар оештырылган шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бирде.
Илнең социаль-икътисади хәле
Владимир Путин 2014 елдагы һәм шушы ел башындагы социаль-икътисади хәл белән таныштырып үтте. Президент ассызыклавынча, Русия былтыр тышкы чикләүләргә дучар булды һәм бу икътисад торышында чагылыш тапты. “Хәзер сум ныгый, фонд базарлары үсешә, без инфляция спираленең алга таба сүтелә баруына юл куймадык. Тулай төбәк продукты күләме — 0,6 процентка үсте, сәнәгать җитештерүе — 1,7 процентка артты. Нефть чыгару күләме 525 миллион тоннага җитте. Ашлык уңышы 105,3 миллион тонна тәшкил итте. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы тармагы яхшы нәтиҗә күрсәтте, быел беренче кварталда шулай ук үсеш күзәтелә. Төзүчеләр горурланырга хаклы: иң зур нәтиҗәгә ирешелде — 82 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Мартта инфляция темплары өч тапкыр кимеде. Инфляциягә бәйле рәвештә, халыкның кереме 1 процентка кимеп, хезмәт хакы 1,3 процентка артты”, — диде ул.
Санкцияләр
Владимир Путин фикеренчә, Русия икътисадын тергезү өчен ике елга якын вакыт кирәк булачак. “Санкцияләргә түзеп яшәргә түгел, ә алардан файдаланырга кирәк. Әмма эш санкцияләрдә генә түгел, безгә ил эчендә икътисади процесслар белән идарә итүнең тагын да камилрәк ысулларына күчәргә кирәк. Соңгы елларда эш хакы үсеше хезмәт җитештерүчәнлеге темпларыннан югарырак булды, шуңа күрә моны төзәтү зарур иде. Безгә икътисади хәлне эзмә-эзлекле төзәтергә кирәк. Илдә мондый шартларда хәлне тотрыклыландыру буенча план кабул итү — бик катлаулы бурыч. Хөкүмәткә ничек эшләргә кирәклеген аңлар өчен берникадәр вакыт таләп ителде. Кризиска каршы план узган елның декабрь азагында кабул ителде”, — диде ул.
Импортны алмаштыру
“Импортны алмаштыру турында сүз барса да, чынында исә чит илдән товар кертелү дәвам итә. Эмбаргога карамастан, Польшадан кертелгән алма һәм кәбестәне ашавыбызны дәвам итәбез”, — дип белдерделәр Президентка. Владимир Путин илгә кертү чикләнгән товарларны үткәргән таможня хезмәткәрләрен тәнкыйтьләде. “Бу — үз бурычларыңа җавапсыз карау нәтиҗәсе. Иң мөһиме — чит ил товарларын кертүгә каршы көрәшү түгел, ә үзебезнең авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә ярдәм итү һәм, шул рәвешле, чит ил товарларын киштәләрдән кысрыклап чыгару. Үзебездә җитештерелгән товарлар базарда лаеклы урын алырга тиеш”, — дип җавап бирде ул.
Немцов турында
Владимир Путин сәясәтче Борис Немцовның шәхсән үзенә һәм хакимияткә каршы булуын билгеләп үтте, шул ук вакытта үзара мөнәсәбәтләренең начар булмавы турында белдерде.
“Борис Немцовны үтерү — бик фаҗигале күренеш. Фаҗигадән соң көн-көн ярым узуга Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләренә җинаять кылучыларның исеме билгеле булды. Махсус органнар бик яхшы һәм оператив эшләде. Үтерүгә заказ бирүчеләр табылырмы — монысын әлегә әйтә алмыйм”, — диде Владимир Путин.
Украина
“Украинада Русия гаскәрләре юк”, — диде Владимир Путин Ирина Хакамаданың соравына җавап биреп.
Русия Президенты фикеренчә, Украина җитәкчелеге үз куллары белән үзен Донбасстан аера. Бүген Донбасс финанс яклап, социаль һәм пенсия түләүләре буенча тулысынча блокадада. “Минскта узган очрашуда Донбассның икътисадын, социаль өлкәсен тергезүгә бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Килешүләргә Украина тарафыннан кул куелган булса да, бүген берни дә эшләнми. Украинага үз-үзен ничек тотарга өйрәтү — безнең эш түгел. Без тыкшынырга җыенмыйбыз, ләкин үз фикеребезне әйтергә хакыбыз бар. Украина җитәкчелеге нык ялгыша, хаталарның нәтиҗәсе бик аяныч булачак”, — дип белдерде Владимир Путин.