КЫРГЫЗСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ Евразиянең уртасында урнашкан, тулысынча Азиягә карый. Президенты – Алмазбәк Атамбаев. Территориясе буенча (198 500 квадрат километр) дөньяда 86нчы урында.
Төньяктан — Казахстан белән (1113 километр), көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан — Кытай белән (1048), көньяк-көнбатыштан — Таҗикстан белән (972), көнбатыштан — Үзбәкстан белән (1374) чикләшә. Кыргызстанның дүрттән өч өлеше таулардан тора. 7439 метр биеклеккә ашкан Җиңү пигы — илнең иң югары ноктасы. Республиканың бөтен территориясе диңгез суы дәрәҗәсеннән 401 метрдан югарырак, яртысыннан күбрәге — 1000-3000 метр биеклектә, якынча өчтән бере 3000-4000 метрда урнашкан.
Илнең төньяк-көнчыгышында диңгез суы дәрәҗәсеннән 1609 метр биеклектә Кыргызстанның табигать энҗесе саналучы Ыссык-Күл җәйрәп ята, аның ярларында күпсанлы пансионатлар, шифаханәләр һәм турбазалар тезелеп киткән.
Кыргызстанның дәүләт төзелеше 2010 елда кабул ителгән Конституция белән билгеләнә. Республиканың парламенты (Жогорку Кенеш) дәүләт сәясәтенең иң мөһим карарларын кабул итә, ул бер палаталы һәм партияләр исемлекләре буенча 6 елга сайланган 120 депутаттан тора. Президент гомумхалык сайлаулары нәтиҗәсендә 6 елга бер генә срокка сайлана ала, бер кеше ике тапкыр Президент булып сайлана алмый.
Экспорты 3,380 миллиард доллар тәшкил итә: мамык, электр энергиясе, йон, ит, тәмәке, алтын, терекөмеш, уран, тукымалар, аяк киеме. Боларны, нигездә, Швейцария, Русия, Үзбәкстан, Казахстан, Франция сатып ала. Импорт 5, 060 миллиард доллар: нефть һәм газ, машиналар, корылмалар, химикатлар, азык-төлек. Импортерлар — Русия, Кытай, Казахстан, Германия. Кыргызстанда безнең “РусГидро”, “Интер РАО ЕЭС”, “Газпром” җәмгыятьләре эре төзелеш проектларын гамәлгә ашыра.
Республикада 5 миллион 776 мең 570 кеше яши. Илнең төп халкы — 4 миллион 193 мең 850 кеше, ягъни барча халыкның 72,6 проценты. Икенче урында үзбәкләр — 836 мең 65 кеше, урыслар — 369 мең 939, дунганнар — 64 мең 565, уйгырлар — 52 мең 456, таҗиклар — 50 мең 174, төрекләр — 40 мең 953, казахлар — 33 мең 701, татарлар —28 мең 59, әзербайҗаннар — 18 мең 946, кореецлар – 16 мең 807, украиннар — 14 мең 485, немецлар — 8 мең 563. 2009 елгы мәгълүматларга ярашлы, Кыргызстанда 1111 башкорт яши.
Кыргызларны Башкортстан белән озак елларга сузылган дуслык җепләре бәйли. Республикада алар саны күп түгел. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда барлыгы 454 этник кыргыз — галимнәр, табиблар, хәрбиләр, шәхси эшкуарлар яшәгән. Кыргызлар ватаннарыннан читтә дә милләтләренә тап төшерми. Хокук саклау, контрольлек итү органнары белән проблемалы мөнәсәбәтләре күзәтелмәгән. Үзара да гауга кормыйлар, Башкортстан халкы белән дә тату яшиләр.