+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май 2015, 22:07

Саммитта йөз кызармаячак!

Русиянең транспорт министры урынбасары Башкортстанда тармак эшчәнлегенә югары бәя бирде.Кичә Уфада Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты коллегиясе узды. Чарада Русиянең транспорт министры урынбасары Николай Асаул, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфракструктур үсеш буенча комитеты рәисе Елена Родина катнашты һәм чыгыш ясады.Коллегия утырышын Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров ачты.

Федераль ведомство җи­тәкчесе үзенең чыгышында соңгы елларда Башкортстан юл һәм транспорт тармагының чын мәгънәсендә зур төзелеш мәйданына әверелүен билге­ләде.
– Әлеге чарага кадәр без Уфадагы эш кайнап торган байтак урыннарда булдык, “Транспорт комплексы каза­ныш­лары” күргәзмәсен карадык. Аэропорт, тимер юл вок­залы һәм транспорт юлларын төзек­ләндерү, рекон­струк­цияләү белән бәйле эшләрнең уңышлы баруы Башкорт­станның дөнья­күләм әһәмият­тәге чараларга җитди әзерлә­нүен күрсәтә. Яңа техноло­гияләр кулланыла. Гомумән, федераль министрлык баш­карылган эшләргә яхшы бәя бирә һәм канә­гатьлек белдерә, – диде үзенең чыгышында Николай Асаул.
Мәскәү кунагы башкаладагы юл-транспорт төзелешенә җитди таләпләр куелуын һәм республиканың аларны югары дәрәҗәдә башкарып чыгуын ассызыклады. Шул ук вакытта, хәвефсезлек һәм кисәтү чараларына игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәклеген әйтте Николай Анатольевич. Федераль министрлык җитәкчесе урынбасары сәфәр барышында Уфа читендәге транспорт челтәрен үстерү һәм камил­ләштерү юнәлешендәге эш­ләргә яхшы бәя бирде. Башкалада барлык төр транспорт та йөри һәм шулай ук шәһәрдә аларның экологик яктан ке­шеләр сәламәтлеге өчен хәвефсез булганнарына өстен­лек бирергә кирәк, дигән фикер белдерде Николай Асаул. Әйткәндәй, Башкорт­станның һава транспортын үстерү максатында Русиянең тармак министрлыгы – 3 миллиард сум акча биргән, автомобиль юл­ларын төзүгә һәм рекон­струкцияләүгә 4,5 миллиард сум юнәлтелгән.
Читайте нас: