+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 Май 2015, 23:26

Агыйдел аша яңа күперне ачарга да киләчәкбез!

Русиянең транспорт министры Башкортстанда тармак үсешенә югары бәя бирде.15 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русиянең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Анда юл инфраструктурасының, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары нигезендә гамәлгә ашырылучы төбәк проектларын финанслау мәсьәләләре тикшерелде.

Шул ук көнне алар Уфа станциясе тимер юл вокзалы реконструкциясе барышы белән танышты. Җитәкчеләр трамвай юлларына илтүче җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юл кичүләрен, пассажирлар залын, вокзалның яңа һәм иске бинасын, шулай ук, реконструкция алып барылучы биналарны һәм вокзал яны мәйданын карады.
Перронны караган вакытта Тимер юл вокзалларының Куйбышев төбәк дирекциясе начальнигы Андрей Комаровский Транспорт министрлыгы җитәкчесенә әлеге участоктагы эшләрнең киләсе елда тәмамланачагы турында хәбәр итте.
— Киләсе елда Рөстәм Зәкиевич яңа күпер (Уфаның Ленин районында Агыйдел елгасы аша) ачылу уңаеннан безне чакыргач, яңартылган перронны да күрербез, — диде Максим Соколов.
Кассалар янына килеп, транспорт министры Кырымга бару өчен “бердәм билет” сатып алу мөмкинлекләре белән кызыксынды. Ул агымдагы елның 30 апреленнән гамәлдә һәм поездда Анапа яисә Краснодарга кадәр барып җитү, арытаба транспортның башка төре белән файдалану мөмкинлеге бирә.
Вокзал белән танышканнан соң, Максим Соколов Куйбышев тимер юл җитәкчелеге белән республикада бу төр транспортның үсеш перспективаларын тикшерде. Транспорт министрлыгы башлыгын “Шәһәр электричкасы” дигән проект кызыксындырды. Ул пассажирларның юлда йөрү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк. Проект 18 тукталыш пунктын һәм 9 күчеп утыру узелын җиһазландыруны күзаллый. Аларның өчесен төзүгә инвесторлар җәлеп ителгән, әлеге вакытта бу мәсьәләләр тикшерелә. Шәһәр власте калган алты узелны җиһазландыруда ярдәм итәргә әзер. Пассажирларга уңайлылык өчен “Шәһәр электрич­касы”нда “бердәм билет” кертү планлаштырыла, ул башка төр транспортка күчеп утыру мөмкинлеге бирәчәк. Максим Соколов “бердәм билет” системасы белән эшләүче Мәскәү коллегалары тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.
Анда, шулай ук, шәһәр яны пассажирлар ташу мәсьәләләре тикшерелде. Куйбышев тимер юлы начальнигының беренче урынбасары Дмитрий Атякин белдерүенчә, әлеге вакытта шәһәр яны ташулары белән шөгыльләнүче компанияләр белән тулы финанслау турында килешүгә кул куелган, ә пассажирларны ташучыларның алып җиткерелмәгән керемнәре төбәк бюджетыннан компенсацияләнәчәк.
Транспорт министры тимер юлчылар белән фикер алышканда “Уфа — Сибай” поезды турында да сүз чыкты. Бу маршрут халыкка бик кирәк, әмма ел саен якынча 100 миллион сумлык зыян китерә. Аны көн аралаш режимга күчереп, “Магнитогорск — Мәскәү” поездына таккач, чыгымнар 16 миллионга кадәр кимегән. Максим Соколов әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кушты.
***
16 майда Уфа буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Урманчылар” паркында булды, арытаба транспорт министры Максим Соколов белән төзелеп килүче автомобиль тоннеле торышын тикшерде.
Паркта Рөстәм Хәмитов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Бөтенрусия агач утырту көне” акциясендә катнашты. Республика җитәкчесе ылыслы агачлар үсентеләре утыртты һәм парк территориясен төзекләндерү һәм реконструкцияләү буенча алып барылган эшләр белән танышты.
Узган елның җәендә биредә 40 гектар мәйданда санитар тазарту оештырылды, 4 мең 500 кубометр коры-сары агач җыеп алынды һәм чыгарылды; 6 чакрым озынлыкта юл-сукмак челтәренә руконструкция үткәрелде, велосипедта йөрү юллары салынды, яктырту һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылды; автомобильләрне кую урыны булдырылды, спорт мәйданчыгы, ял итү зонасы, балалар шәһәрчеге җиһазландырылды.
Мәгълүм булуынча “Урманчылар” паркына 1966 елның сентябрендә нигез салынган. Узган елда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән паркны төзекләндерү проекты гамәлгә ашырылды. Республика җитәкчесе каралмаган урман территориясеннән Уфа халкы һәм Башкортстан башкаласы кунаклары өчен үрнәкле, экологик чиста ял урыны булдырырга кушкан иде.
Читайте нас: