Форумда 600дән артык делегат катнашты. Русиянең һәм чит илләрнең әйдәүче нефть-газ-химия комплексы җитәкчеләре, бизнес-ассоциация һәм дәүләт власте органнары вәкилләре, билгеле галимнәр, гомумән, дөньяның һәм илебезнең тышкы һәм эчке базарында тармакның көндәшлек шартларында эшли алу мөмкинлекләре буенча фикер алышты. Биредә, шулай ук, Иран, Әфганстан, Кытай, Һиндстан, Бөек Британия, Казахстан, Кыргызстан, Беларусь һәм Венесуэладан эшлекле партнерларның да катнашуы әлеге чараның мәртәбәсен күтәрде.
— Нигездә, тармакта үсеш динамикасы уңай, — диде пленар утырыштагы чыгышында Аркадий Дворкович. — Бу нефть һәм газ сәнәгатендә яңа системаларның уңышлы кулланылуына да, техник модернизацияләү юнәлешендә дә ачык күренә. Без бүгенге чарада тармак продукцияләрен төрләндерү турында гына түгел, ә моңа кадәр чит илдән кертелгәннәрен алыштырырлык дәрәҗәдә җитештерү турында да сөйләшәбез. Әлбәттә, без, шулай ук, икътисадның әлеге мөһим юнәлешенә дәүләт ярдәмен арттыру мөмкинлеген дә караячакбыз. Алга киткән илләрдә ул шулай. Гомумән, илебездә нефть-газ-химия тармагын үстерү позицияләре билгеләнде. Хәзер инде аның өстенлекле юнәлешләрен ачыклыйсы һәм аларны тормышка ашыру юлларын билгелисе калды. Уфада узган әлеге форум моңа яңа этәргеч бирер дигән өметтәбез.
Аркадий Дворкович сүзләренә караганда, моңа кадәр дәүләт компанияләре партнерлары белән уртак телне авыррак тапты. Аны көйләү — дәүләт эше. Икенче проблема — тармакны чимал белән тәэмин итү. Премьер-министр урынбасары фикеренчә, ресурсларны балансларга вакыт җитте. Урал һәм Идел буе федераль округларының да мөмкинлекләре зур. Илебездә икътисади хәлләр яхшыга үзгәрә, валюта базарында тотрыклылык күзәтелә, сумның бәясе ныгый һәм федераль бюджет үтәлеше контрольдә тотыла. Димәк, болар нефть-газ-химия сәнәгатен нәтиҗәле үзгәртеп коруга ышанычлы “старт” бирелүен дәлилли.
Михаил Бабич та Башкортстан башкаласында үткән быелгы форумның үзенчәлеген һәм бер үк вакытта җаваплы булуын ассызыклады.
— Форумның мөһимлеге шунда: июльдә Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк. Әйтергә кирәк, мөһим икътисади, шул исәптән, нефть химиясе белән бәйле берлектәге проектларда катнашучы дәүләтләрнең күбесе — безнең бүгенге партнерларыбыз,— диде ул. — Федераль округта мөһим проектлар тормышка ашырыла. Әйткәндәй, илдәге нефть химиясендә җитештерелүче продукциянең 45 проценты безнең округ төбәкләренә туры килә. Бишенче тапкыр үткәрелүче Башкортстан форумы тармактагы проблемаларны дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә мөмкинлек бирә.
Михаил Бабич, тармактагы проблемаларга тукталып, сәнәгатьтәге кредитлау күләменең кимүенә зур борчылу белдерде. Аерым төр продукция җитештерүчеләрнең базар таләпләренә тиз генә яраклашып китә алмавы да эшкә комачаулады, диде ул.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның чыгышы форумда катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.
— Әлеге тармак республика икътисадын үстерүдә төп юнәлеш булып тора һәм шуңа күрә без нефть-газ-химия комплексын модернизацияләү буенча анык бурычлар куеп эшлибез, — диде Рөстәм Зәки улы. — Кызганычка каршы, илебездә нефть, газ, химия тармагын бүгенге базар шартлары юлына чыгару өчен байтак проблеманы хәл итәсе бар. Дөньядагы нефть байлыгының 20 проценты Русиягә туры килә. Илебез чимал белән тулысынча тәэмин ителүгә карамастан, дөньяда җитештерелгән нефть-газ продукциясе күрсәткече буенча без 20нче урында.
Константин КУЗЬМИНЫХ, икътисад фәннәре кандидаты, доцент:
— Иң күңеллесе — мондый зур форумның үзебездә, Башкортстанда үтүе һәм аның географиясе киң булуы. Республикада нефть тармагы әйдәүче булып тора һәм әлеге өлкәдәге хезмәткәрләргә Русиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу бик мөһим. Бу форум нефть белән газ өлкәсендә генә түгел, башка тармакларның үсешенә дә этәргеч бирә. Мин бу форумда беренче тапкыр катнаштым, тәэссоратларым эчемә сыймый һәм киләчәктә җиң сызганып эшләргә бик озакка җитәрлек илһам алып кайттым.
Рөстәм АХУНОВ, икътисад фәннәре кандидаты, доцент,
Башкортстан икътисад, финанслар һәм бизнес институты директоры:
— Халыкара хезмәттәшлекнең елдан-ел көчле үсеш алуы республика икътисадына бары тик уңай тәэсир итә. Форумда тәкъдим ителгән нефть, газ, химия сәнәгате өчен алдынгы технологияләр һәм яңа җиһазлар әлеге тармакка тагын да үсеш бирәчәк. Эшлекле мәйданда узган конференцияләрнең дә әһәмияте зур.
Уңышлы проект республика маркетингы өчен шәп ысул. Бу очракта сүз бизнес-туризм хакында бара. Килгән кунаклардан матди чыгымнар таләп ителә. Димәк, кунакханәләр буш тормый. Форумны лаеклы итеп уздырырга мәйданчыкларыбыз да бар. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган ВДНХ-экспо күргәзмәләр залы гына ни тора!
Әлеге форум республикабызда үтә икән, димәк, әлеге тармакта без — Русиядә алдынгылар!