+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 Май 2015, 23:53

Медицинаның мөмкинлекләре чиксез

Сәламәтлек саклау атналыгында Уфа мөһим вакыйгалар үзәгенә әверелде.“Башкортостан” дәүләт концерт залында ШОС һәм БРИКС илләрендә Сәламәтлек саклау атналыгына, Русиянең медицина һәм фармацевтика вузлары ректорлары советы һәм Русия-Кытай Медицина университетлары ассоциациясенең берлектәге утырышына багышланган конференция үтте. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов барлык кунакларны сәламләп, чараның мөһимлеген билгеләде.

— Бер ай ярымнан Уфада узачак саммитларны без барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Бу уңайдан респуб­ликада төрле чаралар үтә. Сәламәтлек саклау атналыгындагы очрашулар, тәҗ­рибә уртаклашу бик мөһим, — диде Рөстәм Зәки улы. — Кешенең төп байлыгы — сәла­мәтлек. Аның сәламәтлеге үзеннән торса да, хәлиткеч рольне медицина хез­мәткәр­ләре башкара. Үткән ел медицина өлкәсенә 50 миллиард сум акча бүленде. Килә­чәктә эшне тагын да киңрәк җәелдерергә кирәк.
Шул ук вакытта республика Башлыгы проблемаларны да билгеләде: үлем күрсәткече югары, уртача гомер озынлыгы 70 яшь кенә, демо­график күрсәткечләр дә иң яхшысы түгел. Рөстәм Хәмитов табиб­ларның сәламәтлеккә карата мөнәсәбәттә лидерлар булырга тиешлеген билгеләде һәм бу уңайдан аларга ярдәм күр­сәтеләчәген әйтте.
Казахстанның генераль консулы Әсхәт Нускабай Баш­кортстанның зур вакый­галар үзәгенә әйләнүенә сөенүен белдерде, саммит­ларның нә­тиҗәле булуын һәм Уфа тарихында кабатланмас эз калдыруын теләде, үзләрендәге медицина уңышлары һәм яңалыклар турында сөйләде.
Кытай профессоры Ян Баофен Екатеринбургтан ун сәгать авто­буста килгәндә Башкортстан та­бигатенә чиксез соклануын бел­дерде. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына Кытайда да зур игътибар булуы турында җиткерде.
Читайте нас: