Бу районнарда яшь белгечләрне, шул исәптән табибларны, торак белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә актуаль булып кала. Муниципаль берәмлек хакимиятләренә кадрларны саклап калу максатында шәхси төзелеш өчен җир бүлеп бирү, яшь гаиләләргә һәм белгечләргә төзелеш материаллары сатып алуда ярдәм итү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Инвалидларны реабилитация чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны күп булуын исәпкә алып, “Яшәү сыйфаты (Сәламәтлек)” федераль партия проекты ярдәмче рәистәше буларак, Сәлия Морзабаева Русия Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов белән элемтәгә керде һәм, хәлне ачыклап, бу мәсьәләне шәхси күзәтүгә алачагын белдерде.
Эш сәфәре ахырында Күгәрчен районы муниципаль берәмлекләре депутатлары белән очрашу барышында Сәлия Морзабаева югары гражданлык активлыгы һәм район үсешенә зур өлеш керткән өчен авыл биләмәләреннән биш депутатка Рәхмәт хатлары тапшырды.