+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 июль 2015, 22:55

“Башкортстан бездә зур кызыксыну уята”

Һиндстанның Русиядәге Илчесе Пунди Шринивасан Рагхаван белән әңгәмә.Республиканың тышкы товар әйләнешендә Һиндстанның өлеше — 3 процент (7нче урын). Былтыр 11 айда сәүдә күләме 397,6 миллион доллар тәшкил иткән, аның 95 проценты экспорт товарларына туры килә. Башкортстан Һиндстанга озаткан төп товарлар арасында машиналар һәм җиһазлар, шул исәптән авиация двигательләре һәм аларның частьләре, шулай ук, химия һәм металлургия сәнәгате продукциясе бар. Республикага машиналар төзү продукциясе, органик булмаган химия, металл һәм фармацевтика продуктлары китерелә. Башкортстанда Һиндстан капиталы катнашлыгында берлектәге 10 предприятие эшли, алар, нигездә, күпләп сату өлкәсендә хезмәт сала.

— Илче әфәнде, ШОС һәм БРИКС саммит­ларының Башкорт­станда үтүенә Сез ничек карыйсыз?

— Форумның нәкъ Уфада үтүенә шатмын. Шуңа бәйле Һиндстанга Башкортстан турында бик күп мәгъ­лүмат алып кайтачакбыз. Бу безнең ил белән республика арасында хезмәт­тәшлекне үстерүгә булышлык итәчәк.

— Сез февральдә Уфада булып киттегез. Шәһәр ошадымы?

— Бу бик матур шәһәр. Ул Азия һәм Европаны тоташтыручы булып тора. Саммитны көткәндә ул тагын да ямьләнгәндер, дип уйлыйм. Без февральдә объектларның саммитларны каршы алуга әзерлеген карадык. Анда бик күп һәм бик матур биналар төзелә. 2012 елда Дәһли шәһәрендә үткән форумга әзерлек эшләрен җитәкләгән кеше буларак, мин күпме эш баш­карылганын күзаллыйм. Сездә ул вакытта, биш ай алдан ук кирәкле инфраструктура бар иде.

— Сезнең өчен БРИКС нәрсә ул?

— Ул — Һиндстан һәм Русия хезмәттәшлеге өчен тагын бер мөһим платформа. Безнең арада тыгыз бәйләнеш булдырылган инде. Моны узган ел ахырында Һиндстанга Русия Президенты Владимир Путинның килүе дә раслый. Ул очрашу бик уңышлы булды һәм хезмәт­тәшлекне ныгытуга яңа этәргеч бирде. Безгә икътисади һәм инвес­тицион хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Башкалалар гына түгел, төбәкләр арасында да. Сезнең төбәк икътисади яктан көчле, шуңа да без Башкортстанга аерым игътибар бүләчәкбез. Иң мөһим халык­ара мәсьә­ләләргә карашлар охшаш. Без әле үк фарма­цевтика, мәгълүмат техноло­гияләре, химия сәнәгате өлкәсендә Русия белән тыгыз бәйләнештә. Мәгариф өлкә­сендә бик күп перспектива ачылачак. Бүген Башкорт­станның югары уку йортларында 65 Һиндстан студенты белем ала. Берлектәге тикшеренү проектлары әзерләп, студентлар белән алмашып, бу өлкәдә күбрәк эшли алабыз.
Читайте нас: