+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 июль 2015, 21:33

“Оештыру эшләрен “5”гә бәялим”

Кичә халыкара матбугат үзәге залында Русия Федерациясе Президенты киңәшчесе, 2014-15 елларда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында һәм 2015-16 елларда БРИКС берләшмәсендә Русия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча Оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяковның брифингы узды. Ул саммитларны әзерләү һәм үткәрүне оештыру турында сөйләде.

— Иң элек мин Башкортстан, Уфа халкына, шәхсән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка саммитларга әзерләнгәндәге берлектәге җитди эш өчен рәхмәт әйтәм. Без өч ел дәвамында иңгә-иң терәп эшләдек. Аның нәтиҗәсе күз алдыгызда: бүген Уфа югары дәрәҗәдә халыкара чаралар үткәрә алырлык зур эшлекле үзәк булып җитеште, — диде Антон Анатольевич.—Русия ШОСка 2014 елдан рәислек итә, әлеге чарада ул аны Үзбәкстанга тапшырачак, ә БРИКСка рәислек итүне без апрельдә башладык, ул киләсе елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы эше кысаларында 107 чара үткәрелде, аның соңгысы Мәскәүдә чит ил эшләре министрларының Хәвефсезлек советы утырышы булды. Анда ШОС әгъзаларын тагын да арттыру мәсьәләсе каралды. Әле 11 илдән шундый үтенеч белән гариза кабул ителгән. Араларында Һиндстан, Пакистан, Мисыр, Иран, Сүрия, Бангладеш, Әзербайҗан, Шри-Ланка һәм башкалар бар. Алар җентекле сайлап алыначак.
БРИКС эше кысаларында 110 чара үткәрелергә тиеш булса, әлегә шуларның 50се узган. Моңа Санкт-Петербургта үткән Эшлекле форумны кертергә була. Кичә Казанда БРИКС тарихында беренче тапкыр Яшьләр форумы тәмамланган. 9 июльдә Уфада Профсоюзлар форумы узачак. Бу чараларны үткәрү географиясе бөтен дөньяны колачлый.
— Саммитларга 12 дәүләт башлыгы, 2 хөкүмәт башлыгы, 7 халыкара оешма җитәкчесе киләчәк. Форумнар тарихында тәүге тапкыр ике саммит берьюлы үткәрелә һәм ул, бер яктан, федераль бюджет средстволарын янга калдырырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, дәүләт башлыкларына югары дәрәҗәдә фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек тудырачак. Саммитлар йомгаклары буенча берничә документ кабул ителәчәк, шуларның берсе —Уфа декларациясе. Шулай ук, Русия 50 бизнес-проект кертелгән сәүдә-икътисади һәм инвестиция хезмәттәшлеге буенча Юл картасы тәкъдим итәргә ниятли. ШОСның яңа генеральный секретаре да Уфада сайланачак, — диде Антон Кобяков.
Саммитларның программасы бай эчтәлекле, анда эшлекле партнерлык кысаларында мөһим килешүләргә, меморандумнарга кул кую каралган.
Читайте нас: