+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июль 2015, 22:58

“Бүген безне бөтен дөнья таный”

Башкортстан Башлыгы халыкара форумнарга зур өметләр баглый.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада үтүче ШОС һәм БРИКС саммитларына җыелган журналистлар өчен брифинг үткәрде. Тәүдә ул аларны Башкортстан белән таныштырды, республиканың Русия икътисадында лаеклы урын алып торуын билгеләде.

— Башкортстан — бай һәм уңышлы республика, шуңа да өч ел элек безгә ШОС һәм БРИКС саммитларын кабул итү ышанып тапшырылды. Республика Русия Федерациясендә иң эре төбәкләрдән санала. Халык саны буенча без җиденче урында, ә мәйдан буенча тәүге егерме төбәк исәбенә керәбез, — диде Рөстәм Зәки улы.
Аның сүзләренә ярашлы, республика нефть белән дан тота. 80 ел самолетларга, автомобиль­ләргә, тракторларга Башкортстан ягулыгы салабыз. Чыннан да, ул югары сыйфаты белән аерылып тора. Авыл хуҗалыгында экологик яктан чиста, файдалы продукция җитештерелә, ул башка төбәкләргә дә чыгарыла. Республика Башлыгы сәнәгать җитештерүенә, тау-металлургия тармагына, атап әйткәндә, машина төзелеше предприятиеләре эшчәнлегенә аерым тукталды.
— Шуларның иң куәтлесе — Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе — авиация өчен двигательләр җи­тештерә. “СУ” самолетларының һәммәсе дә Уфа двигательләрендә эшли. Бу заводка тиздән 90 ел булачак. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Уфага Рыбинск шәһәреннән эвакуацияләнгән, — диде ул.
Халыкара форумнар әзерлегенә нәтиҗә ясап, Рөстәм Хәмитов саммитлар башлануга бер ай кала бөтен объектлар да сафка кертелде, дип белдерде. Шәһәр әзер, халык та әзер. Ләкин барысын да тулы тәртипкә китерү мөмкин түгел, шәһәр бик зур — көньягыннан төньягына кадәр 60 чакрым. “Мин шәһәр җитәк­челеге эшеннән канәгать, барысы да бурычын җиренә җиткереп башкарды, саммитлардан соң кадрларда үзгәреш­ләр булмаячак”, — дип җавап бирде ул бер сорауга.

Дмитрий КАЗАНЦЕВ,
Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының
Законнар чыгару, гражданнарның хокукларын һәм сүз иркен яклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе:


— Республика Башлыгы бөтенрусия сорау алу нәтиҗәләре буенча сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы рейтингында “бик көчле йогынтылы җитәкче” дигән бәягә ия. Бу рейнтингта Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе, Красноярск крае һәм башка төбәкләр башлыклары катнашкан. Халык ышанычы киеренке эш һәм икътисади яктан дөрес карарларны вакытында кабул итү нәтиҗәсендә яуланган.
Уфа федераль әһәмияттәге икътисади һәм сәяси үзәк булып җитеште, дияр идем. Башлыкның һәм шәһәрнең югары рейтингы инвестицияләрне күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк, дип уйлыйм.
Читайте нас: