Тәү чиратта, моның өчен ШОСның статусы нигезләрен яңадан карарга, оешма әгъзасы булып торучы дәүләтләрнең тышкы сәясәт доктриналарына җитди үзгәрешләр кертергә туры килер иде. ШОСның төп документларында хәрби хезмәттәшлек телгә алынмый һәм, шул рәвешле, оешма, нинди дә булса бердәм оборона структурасына ия түгел. Оешма әгъзасы булып торучы дәүләтләрнең оборона ведомстволары арасында ике яклы хезмәттәшлек итү каралган. Һәр ел саен оешма әгъзасы булып торучы дәүләтләрнең берсендә үткәрелүче террорчылыкка, экстремизмга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуны максат итеп куючы күнекмәләр — ШОСның өстенлекле юнәлешләреннән.
Халыкара һәм төбәк сәясәтендәге кискен мәсьәләләрне бердәм хәл итү, бер фикергә килү, сәяси-икътисади хезмәттәшлек — оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре. ШОС әгъзасы булып торучы дәүләтләрнең тышкы сәясәтенең үзенчәлеге шунда — алар Көнчыгыш белән дә, Көнбатыш белән дә хезмәттәшлек итә. Украинадагы кризис нәтиәсендә Русия һәм Көнбатыш арасында, шул исәптән НАТО белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе дә бу хезмәттәшлеккә сизелерлек үзгәрешләр кертмәде, дияргә мөмкин. Өстәп шуны әйтергә кирәк, Мәскәү әлеге килеп туган хәлдә Көнбатыш тарафыннан игълан ителгән санкцияләргә “чагыштырмача тыныч” карый. Русия бер ялгызы диярлек НАТОны Көнчыгышка таба киңәйтүгә каршы эш-гамәлләр кыла. Оешма буенча партнерлар хәлне тагын да кискенләштермәү яклы икәнлекләрен белдерә. Русиянең тышкы сәясәттә Азия юнәлешенә зур игътибар бирүе илнең Евразия геосәясәт статусыннан, һәм заман конъюнктурасыннан килә.
2001 елда Шанхай оешмасы барлыкка килгән мәлдә үк киңкүләм мәгълүмат чараларында экспертлар тарафыннан ШОС НАТОга каршы хәрби-сәяси көч буларак төзелде, дигән фикерләр яңгыратылды. Гадәттә, бу тезис һәр елны үтүче саммитлар алдыннан яисә ШОС әгъзасы булып торучы дәүләтләр җитәкчеләренең югары дәрәҗәдәге очрашуларыннан соң актив кулланылды. Узган ел сентябрьдә Төньяк Атлантика альянсының Уэльста һәм ШОСның Дүшәнбедә үткән саммитларыннан соң ШОС НАТОның Көнчыгыш варианты дигән темага сүз нык куертылды. Бу ике очрашу да бүгенге чорда халыкара мөнәсәбәтләр үсешенең гаять катлаулы булуын күрсәтте. НАТОның соңгы карарында Киевтагы “сугыш фиркасе” якланса, Дүшәнбедә үткән сәяси фикер алышуда ШОС Украинадагы тынычлыкка алып баручы гамәлләрне яклавын белдерде. НАТО, Русия чикләренә якын төбәкләрдә өстәмә хәрби көчләр урнаштырмау турында килешүне бозып, “салкын сугыш”ка рөхсәт бирсә, яңа хәрби күнекмәләр оештырса, ШОС исә оешма чикләрендә зураю, Евразия киңлегендә сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мөмкинлеге өчен юллар ачты. Дүшәнбедә узган саммитта алдагы ун елга оешманың стратегиясен эшләүне дәвам итү турында карар кабул ителде. Ул Русиядә үтүче саммитта гамәлгә кертеләчәк. Мөһим документ дөнья сәясәтенең барлык үзенчәлекләрен дә исәпкә алып төзелә. Узган елның сентябреннән Русия ШОСның рәисе булып тора, ул оешма эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, террорчылыкка, экстремизмга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору механизмнарын камилләштерү, икътисади һәм гуманитар бәйләнешләрне үстерүгә йөз тота.
Күптән түгел Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров ШОС эшчәнлегенең хәрби-сәяси альянс төзүгә юнәлтелмәгәнлеге, ШОС һәм НАТО халыкара оешмалары үз алдына төрле бурыч куюы турында тагын бер кабат белдерде.
Михаил КОНАРОВСКИЙ,
Көнчыгыш Азия һәм ШОСны өйрәнү үзәгенең әйдәүче гыйльми хезмәткәре.