+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июль 2015, 23:00

Владимир Путин: “Көчләрне берләштергәндә, максатыбызга ирешәчәкбез!”

Кичә Уфада ШОС һәм БРИКС халыкара саммитлары үз эшен башлады.Кичә Русия Президенты Владимир Путин Уфага килде. Уфа аэропортында аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды.Башкортстан башкаласында Владимир Путин, рәис дәүләт башлыгы буларак, БРИКС илләренең дәүләтләр һәм хөкүмәтләр җитәкчеләре очрашуында һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керүче дәүләтләр башлыклары Советы утырышында кат­нашачак.

Тәүге көнне ил Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән эшлекле очрашу үткәрде.
— Икътисадта да, халыкара сәясәттә дә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүен яхшы аңлыйбыз, әмма, көч­ләрне берләштергәндә, алда торучы барлык мәсьәләләрне хәл итеп, максатыбызга ире­шәчәкбез, — диде Владимир Путин.
Арытаба Русия Президенты Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашты.
БРИКС илләре лидерлары очрашуында сәяси коорди­нация һәм глобаль идарә мәсьәләләре, тотрыклы үсешне тәэмин итү проблемалары, үзара хезмәттәшлекне киңәйтү юллары каралачак. Программада, шулай ук, БРИКС, ШОС дәүләтләре башлыклары һәм Евразия икътисади берлеге җитәкчеләре катнашлыгында утырыш каралган. Русия Президенты БРИКС илләренең профсоюз берләшмәләре вәкилләре белән очрашачак. Саммитлар йомгаклары буенча документлар кабул ителәчәк.
ШОС дәүләтләре башлыклары Советының көн тәр­тибендә — оешманың арытаба үсеше, аның халыкара аренадагы ролен ныгыту, дөньядагы һәм төбәкләрдәге көнүзәк проблемаларны координацияләү мәсьәләләре.
Лидерлар документлар тупланмасын, шул исәптән, 2025 елга кадәр ШОСның үсеш стратегиясен раслаячак. Шулай ук, Һиндстан һәм Пакистанны ШОС әгъзасы итеп алу мәсь­әләсе каралачак.
Уфада Владимир Путинның БРИКС һәм ШОС саммитларында катнашучы дәүләтләр башлыклары белән ике яклы очрашулары планлаш­тырыл­ган.

Кичә Башкортстанга эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде. Уфа аэропортында аларны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды.

Башкортстан башкаласында алар Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы эшендә һәм БРИКС илләренең дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре очрашуында катнашачак.
7 июльдә Башкортстанга халыкара форумда катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы Президенты Джейкоб Зума килгән иде.
Җәмгысы Башкортстанга ике дистәгә якын дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчесенең килүе көтелә.
Читайте нас: