+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 июль 2015, 22:23

“Саммитларда миңа яңа вазыйфа йөкләтелде”

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада үткән форумга йомгак ясады.Тәүдә Башкортстан Республикасы министры Руслан Мирсәяпов яңартылган Конгресс-холл буенча журналистлар өчен экскурсия үткәрде. Ул, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән. Файдалы мәйданы ике тапкыр арттырылып, 36 мең квадрат метрга җиткән. Саммит өчен җиһазларны һәм оргтехниканы ил Президенты Хакимиятеннән китергәннәр. Федераль оештыру комитеты карары буенча алар Уфага тапшырылачак. БРИКС һәм ШОС илләре башлыкларының тар һәм киңәйтелгән составта үткән утырышлары бүлмәләре югары зәвык белән эшлекле төстә җиһазландырылган.

Республика Башлыгы саммитларның авыр һәм җа­ваплы эш булуын билгеләде.
— Мондый дөнья әһә­миятендәге чаралар үткәрүдә тәҗрибә булмаса да, рес­публика бу җитди бурычны тиешле дәрәҗәдә үтәде. Һәм ил җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләре ишетте. Бу безнең эшебезгә югары бәя, дип уйлыйм. Чыннан да, зур эш башкарылды. Саммитларны үткәрү урынын яңадан төземәсәк тә, аны реконструкцияләргә туры килде, моны бүген үз күзләрегез белән күрдегез. “Уфа” аэро­портын яңарттык. Элек аның аша сәгатенә 200 кеше үтсә, бу санны 800гә җиткердек. Бүгенге аэропорт заманча таләпләргә җавап бирә, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов.
Кунакханәләр төзүгә инвесторлар 11,5 миллиард сум акча тотынган. Моның өчен аларга салым ташламалары бирелгән һәм әлеге төзе­лешләр өстенлекле инвестиция проектлары дип игълан ителгән. Бу көннәрдә республика 10,5 мең кеше кабул иткән, аларның 2,5 меңе саммитларда катнашкан, кал­ганнары ярдәмчеләр, хез­мәтләндерүчеләр ролен үтәгән.
— Әлбәттә, барысы да ал да гөл булмагандыр. Шәһәрнең йөзен бизәү, чистарту мәсьә­ләсендә, бәлки, артыграк та эшләп ташлангандыр. Блог­герлар бу җитешсез­лекләрне шунда ук күреп калган. Алар яшь, ә мин инде өлкәнрәк кеше, барысына да җитди күзлектән карыйм. Интернетка куелган фотоларны күрдем, елмайдым, тотып алганнар икән, ниндидер рәнҗү юк. Тормыш бит бу, мин мондый нәрсәләргә тыныч карыйм, — диде республика Башлыгы.
Ул бу көннәрдә аралашкан дәрәҗәле кунаклар турында да сөйләде.
— Саммит вакытында миңа яңа вазыйфа — чит ил башлыкларын каршы алу һәм озату йөк­ләтелде. Ил башлыклары һәммәсе дә яхшы кәефтә килде, само­леттан ук җөмһүрия­тебезнең күркәм­леген күреп хозурланганнар. Уфа барысына да ошады, нинди гүзәл, яшел шәһәр, дип фикерләре белән бүлеш­теләр, очрашулар югары дәрәҗәдә үтте, дип хушлаштылар. Башкортстан белән Уфа дөньяга танылу ягыннан бер түгел, берничә баскычка югары күтәрелде. Моны 15 дәүләт җитәкчесе бәяләде. Без, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, шундый күләмле форум үткәргән өченче шәһәр, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов.

(Бу хакта тулырак киләсе саннарның берсендә укырсыз).
Читайте нас: