+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 июль 2015, 00:47

“Авыл хуҗалыгын алып барырга безгә бөтенләй яңа караш кирәк!

Чакмагыш районында узган “Басу көне-2015” семинар-киңәшмәсендә Рөстәм Хәмитов шулай диде.23 июльдә республика Башлыгы Чакмагыш районының агросәнәгать комплексы предприятие­ләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук уракны оештыру мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсендә дә катнашты. Чарада, шулай ук, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр, экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре комитеты рәисе Рәсүл Госманов, тармак министрлыгы вәкилләре, галимнәр, район хакимият башлыклары катнашты.

Семинарны үткәрү урыны итеп Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре Вадим Соколов чирек гасырдан артык җитәк­челек иткән “Базы” хуҗа­лыгының сайлануы һич тә очраклы түгел. “Базы” — барлык төр күрсәт­кечләр буенча да республикада иң алда баручы хуҗалык­ларның берсе. Бүгенге көндә “Базы”ның 22,7 мең гектар сөренте җирләре булып, шуның 15,5 меңендә — бөртекле, 5,5 меңендә мал азыгы культуралары, 500ендә шикәр чөгендере үстерелә. Узган елда 68,5 мең тонна тулай ашлык җыеп алынып, гектар куәте уртача 44,2 центнер тәшкил иткән. Һәр баш малга 43,2 центнер азык хәзерләнгән.
Үсемлекчелек тармагы белән беррәттән терлекчелек тә биредә үсеш юлыннан бара. Хуҗалыкның 8 сөтчелек һәм 2 елкычылык фермасында барлыгы 5700 баш мал, шул исәптән 1760 — савым сыеры, 265 ат асрала. Узган ел 11,6 мең тонна сөт, 908,7 тонна ит җитештергәннәр.
Республика Башлыгы үзенең эш визитын “Базы”ның Юмаш авылы янындагы 600 баш сыер малына исәпләнгән, тент конструкцияләреннән эшләнгән биналарны, саву залын, токымлы маллар күр­гәзмәсен караудан, ясалма орлыкландыру программасы белән танышудан башлады.
Гомум смета бәясе 49 миллион сумга төшкән ангар мал тораклары һәм саву залы хуҗалыкның үз акчасына төзелгән. Вадим Соколов белдерүенчә, биредә бөтен нәрсә дә автоматлаштырылган. Шуның нәтиҗәсе буларак, Юмаш фермасы сөт җитеш­терү буенча районда иң алда бара. Узган елда биредә 2696 тонна сөт, 161 тонна ит җитештерелгән, һәр сыердан уртача 7856 килограмм сөт савып алынган, тәүлеклек артым 705 грамм тәшкил иткән.
Арытаба семинарда катнашучылар Калмашбаш авылы янындагы басуга килде. Би­редәге чаралар Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм Чакмагыш районының социаль-икътисади күрсәткеч­ләрен чагылдырган стендлар, Русиядә һәм республикада җитеш­терелгән авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе белән танышудан, төрле авыл хуҗалыгы культуралары үсеп утырган участокларны караудан башланып китте.
Рөстәм Хәмитов тантаналы рәвештә урып-җыю эшләренә старт биргәннән соң чарада катнашучылар шушы ук авыл янында төзелгән ашлык чистарту, киптерү һәм саклау комплексы эшчәнлеге белән танышты. Гомум бәясе 170 миллион сум тәшкил иткән әлеге объектны төзүне былтыр октябрьдә башлаганнар. Җиһазларны кайтаруны һәм монтажлауны “Ашлык тех­нологияләре” җәмгыятенә ышанып тапшырганнар. Әлеге предприятие директоры Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, комп­лекс сәгатенә 80 тонна ашлык чистартырга, 40 тоннаны киптерергә сәләтле. Арытаба ашлык 30 мең тонна сыешлы элеваторда сакланачак. Әлеге вакытта “Ашлык техно­логияләре” компаниясе шул объектны төзү белән мәшгуль.
— “Базы”дагы кебек комплексны булдыру өчен республикадагы эре сәнәгать предприятиеләренең буш торган биналарын файдаланырга була. Бары тик иренмәскә — тәвәккәлләп эшкә генә то­тынырга кирәк, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов комплекс белән танышып йөргәндә.
Арытаба кунаклар Рапат авылы янындагы “500 ферма” программасы буенча төзелгән, 526 баш малга исәпләнгән сөтчелек фермасын карады. Әлеге объектны “базы”лылар узган елның июлендә төзи башлаганнар, хуҗалык бюджетыннан 85 миллион сум акча бүлгәннәр.
Читайте нас: