+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 август 2015, 21:41

Урындагы сайлаулар — мөһим һәм җаваплы чара!

Республикада Бердәм тавыш бирү көненә җитди әзерлек бара.13 сентябрьдә үтәчәк сайлаулар алдыннан Башкортстан Үзәк сайлау комис­сиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев республика киңкүләм мәгълүмат чараларына интервью бирде.

— Хәйдәр Арсланович, кыскача гына аңлатып үтсәгез иде, Башкорт­станда яшәү­челәр быел кемнәрне сайлый?

— Сайлаучылар саны иң күп булган кампанияләр урыннарда үтәчәк — 53 районда авыл Советларына депутатлар сайланачак. Ягъни Белорет районыннан башка, республиканың барлык районнарында, шулай ук, Чишмә һәм Приют шәһәр Советларына сайлаулар үтәчәк.
Бермандатлы 15нче Кү­мертау һәм 50нче Туймазы сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга — берәр, 2нче Уфа (Калинин районы) сайлау округы буенча — шәһәр Советына, шу­лай ук, Әбҗәлил, Мишкә, Стәр­летамак район һәм Учалы шәһәр биләмәсе район Совет­ларына өстәмә сайлаулар — барлыгы 784 сайлау кам­паниясе үтәчәк.

— Урындагы сай­лау­ларның халык өчен әһә­мияте нинди?

— Урындагы үзидарә ор­ганнарының вәкаләтләре һәм торак пунктлардагы пробле­маларны хәл итү мөмкин­лекләре киң. Шуңа күрә һәр сайлаучы нәкъ ул яшәгән муниципаль берәмлектә үзе өчен мөһим булган сайлаулар үтә­чәген аңларга тиеш. Якындагы дүрт елда урындагы көнүзәк мәсьәләләрнең хәл ителү-ителмәве кемне депутат итеп сайлауга бәйле.

— Урындагы сайлауларны аерып торучы үзенчәлекләр бармы?

— Муниципаль сайлауларны оештыру катлаулырак. Беренчедән, сайлау кампа­нияләренең саны буенча — алар ничә муниципаль берәм­лектә үтә, шулкадәр булачак. Быел аларның саны — 782. Шуңа ярашлы, бу сайлауларда меңләгән кандидат күрсәтелә һәм теркәлә. Аларны теркә­гәнче сайлау комиссияләре кандидатлар турында барлык мәгълүматны тикшерә. Бу сайлауларны оештыручылар өчен зур, күләмле эш. Алардан тыш, хокук саклау, салым органнары, Федераль миграция, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтләре дә бу эшкә күп көч салды.
Урыннарда еш кына “кар­дәшлек мөнәсәбәтләре” һәм “комиссия әгъзаларының депутатлыкка кандидатлардан бәйле булуы” күренешләре күзәтелә. Сүз кандидатларның тормыш иптәше һәм якын туганнары, тормыш иптәшенең якыннары турында бара. Ни өчен шулай килеп чыгуы аңлашыла — мәсәлән, гадәттә авылларда якын кардәшләр яши, һәм хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган комиссия әгъзасының кандидат белән туганлык мөнәсәбәтендә булу очраклары аз түгел. Димәк, сайлау кампанияләре барышында аерым очракларда комиссия­ләр составын үзгәртү мәсьә­ләләрен хәл итәргә — кайбер әгъзаларның вәка­ләтләрен туктатырга, кайсыларын комиссия составыннан чыгарырга һәм яңаларын алырга кирәк була. Бу — чете­рекле мәсьәлә. Мәсәлән, бер районда “кардәш­лек” һәм “буйсынганлык” мөнәсә­бәт­ләрен тикшергәннән соң участок комиссиясендә бер рәис кенә торып калды. Бу очракта комиссияне яңабаштан төзергә туры килә.

— Сайлаулар бар җирдә дә үтмәячәк. 13 сентябрьдә сайлаучы­ларның күпмесе анда катнаша алачак?

— Сайлаучылар исем­лекләренә барлыгы 1 миллион 666 меңгә якын сайлаучы кертеләчәк. Бу — барлык сай­лаучыларның (агымдагы елның 1 июленә карата республикада аларның саны — 3073991 кеше) яртысыннан күбе.
Сайлаулар вакытында 2342 участок сайлау комиссиясе, ягъни хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган 17 мең комиссия әгъзасы эшләячәк.

— Билгеле булуынча, сайлау кампаниясе бер­ничә этапта үтә. Бүген ул кайсы этабында?

— 26 июльдә кандидатлар һәм комиссияләр өчен бик тә җаваплы булган — урындагы үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларны күрсәтү һәм теркәү этабы тәмамланды.
Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 6 августка 7308 мандатка урындагы сайлауларда 15405 кандидат тер­кәлгән. Бу сан җитди көндәшлек булуын күрсәтә. Шунысы бар, Архангель һәм Ишембай районнарында бермандатлы 9 округта сайлаулар альтернативасыз булачак. Урындагы сайлауларда закон моны рөхсәт итә. Әмма җиңеп чыгу өчен кандидат күпчелек тавыш кына түгел, ә барлык тавыш биргән сайлаучыларның яртысыннан күбрәк тавышын җыярга тиеш.
Депутатлыкка кандидат­ларның 59 процентын сәяси партияләр күрсәткән, калганы, яисә 6 меңнән артыгы — үзен-үзе тәкъдим итүчеләр.
Әлеге вакытта бюл­летеньнәр һәм башка кирәкле документлар бастыру эше бара.
Теркәлгәннән соң кандидатлар агитация кампаниясен җанландырды. Муниципаль басмалар, телевидение һәм радио булган урыннарда 15 августтан киңкүләм мәгълүмат чаралары аша агитация башланачак.
Шулай ук, сайлаучылар турында мәгълүматны ачыклау, сайлаулар үткәрү, участок комиссияләре өчен биналар әзерләү һәм сайлауларга бәйле башка чаралар үткәрелә.
Читайте нас: