Нәтиҗәлелекне арттыру — көн таләбе!
Республика Башлыгы Хөкүмәт әгъзалары алдына анык бурычлар куйды.Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышы узды. Ул беренче яртыеллыктагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланды.— Быел без гади булмаган шартларда эшләргә мәҗбүрбез: нефть бәясе төшә, доллар үсә, санкцияләр үсешне төрле яклап чикли. Мондый шартларда икътисадны алга җибәрү бик авыр, төп бурычыбыз күрсәткечләрнең төшүенә юл куймау. Ил җитәкчелеге хәлне җайга салу чараларын күрә: импортны алыштыру, инфляция үсешен туктату һәм башка юнәлешләрдә телгә алырлык эшләребез бар, — диде Рөстәм Зәки улы.