+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 сентябрь 2015, 14:48

Депутатлар киңәш корды

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайда даими рәвештә эшләүче депутатлар киңәшмәсе үтте. Аны парламент спикеры Константин Толкачев алып барды. Киңәшмәдә язгы сессиядәге эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм көзге сессиягә бурычлар билгеләнде.

— Төбәкнең депутатлар корпусы язгы сессиядә лаеклы хезмәт салды, — диде Константин Толкачев. – Үткән сессиядәге пленар утырышларда 300дән артык мәсьәлә, шул исәптән 92 закон проекты каралды. Бүгенге көнгә шуларның 77се закон статусы алды. 2015 елның гыйнвар-июнь айларында Дәүләт думасыннан һәм башка төбәкләрдәге коллегаларыбыздан килгән 750дән артык федераль закон проектлары өстендә эшләдек. Язгы чорда республика парламенты Дәүләт думасына 11 закон башлангычы белән чыкты. Соңгы ике ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы парламентлары эшчәнлеген чагыштырганда, Дәүләт җыелышы-Корылтай закон проектлары кертү буенча — икенче, Дәүләт думасы кабул иткән һәм Президент кул куйган закон проектлары саны буенча беренче урында.
Арытаба парламент спикеры көзге сессиягә бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
Читайте нас: