+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 сентябрь 2015, 14:57

Законнарның асылын Инфографика аңлатачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай хокукый мәгълүматны халыкка аңлаешлырак итүгә юнәлтелгән проектны гамәлгә кертте. Иң мөһим законнар инфографика белән биреләчәк.

— Кызганычка каршы, законнарга кертелгән үзгәрешләр, башлыча, профильле юридик белемгә ия булган кешеләргә генә аңлашыла. Аларның мәгънәсенә төшенү өчен закон текстын, аңа теркәлгән материалларны өйрәнергә, мәсьәләнең асылына төшенергә кирәк. Бүгенге тиз үзгәрүчән заманда моңа вакыт җитми.
Инфографика халыкка законның мәгънәсен һәм эчтәлеген гади һәм аңлаешлы итеп җиткерү мөмкинлеге бирә. Әлеге башлангыч уңай кабул ителер дип уйлыйм, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Агымдагы елның 1 сентябреннән көченә кергән республикада дәртләндергеч алкогольле эчемлекләрне сатуны тыючы законга багышланган сынау төрендәге инфографика республика парламентының рәсми сайтында урнаштырылган. Кабул ителүче көнүзәк законнар киләчәктә графика төрендә биреләчәк. Даими тулыландырылып торучы инфографика архивын Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтыннан карарга мөмкин булачак.
Читайте нас: