+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2015, 21:38

Пленар утырыш 17 сентябрьдә үтәчәк

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды, аны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды. Көн тәртибенә утыздан артык мәсьәлә чыгарылган иде.

Көзге сессиядә тәүге пленар утырыш 17 сентябрьдә үтәчәк. Депутатлар аның көн тәртибен раслады. Анда карауга кертелгән утыздан артык мәсьәләнең 23е — республика законнары проектлары.
Унбер закон проекты соңгы укуда карауга тәкъдим ителә. Алар арасында “Башкортстан Республикасында дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында”, “Халыкны һәм территория­ләрне табигать һәм техноген харак­тердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында”, “Башкортстан Республикасында балага айлык пособие турында” законнарга үзгәрешләр кертү дә бар.

— Пленар утырышны Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе Идарәсе җитәкчесе чыгышыннан башлау планлаштырыла. Ул юллардагы хәл турында бәян итәчәк. Бу юнәлеш буенча без берничә башлангыч белән Дәүләт думасына чыгарга ниятлибез. Андагы коллегаларга мөрәҗәгать проекты әзерлибез. Чөнки ил юл­ларын­да хәл нык катлаулы булып кала, кайчак алар сугыш яланын хәтерләтә. Әйтик, республикада үткән якшәмбедә генә юл фаҗигаләрендә алты кеше һәлак булган. Бу дәүләтнең һәм җәмәгатьчелекнең җитди эшен таләп итә. Кайбер законнарны катылатырга кирәк дигән фикердәмен, — дип белдерде Константин Толкачев.

Гаилә кодексына кертеләчәк үзгәрешләр балаларга куркыныч янаган кешеләргә аларны уллыкка алуны тыюны кү-заллый. Алар арасына: шәхеснең җенси ирегенә, гоме­ре-нә, сәламәтлегенә каршы җинаять кылган өчен җавап­лы­лыкка тарттырылучылар, шулай ук башка авыр җинаять өчен хөкем ителүчеләр керә.
Депутатлар Дәүләт думасына ике закон башлангычы белән чыгарга җыена. Аларның берсе яшьләр торак-төзе­леш кооперативларын үстерү өчен шартлар тудыруны дәртләндерүгә юнәлтелгән. Икенчесе китапханәләр үсеше фондлары тарафыннан махсус лотереялар үткәргәндәге керемне алу хокукына кагыла.
Читайте нас: