+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2015, 21:51

Власть нәтиҗәлелеге безнең активлыктан башлана

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов иҗтимагый-сәяси процессларда, җәмгыять тормышында катнашу һәркемнең мөһим гражданлык бурычы булуын сызык өстенә алды.Мәгълүм булуынча, 13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көнендә республикада төп сайлаулар урындагы үзидарә органнарына үтәчәк. Әлеге дәрәҗә вәкиллекле власть органнарына бу көнне 7300 депутат сайланачак.Ә инде урындагы үзидарәнең җәмгыять үсешендә никадәр мөһим роль уйнавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Юллар төзеклеге дә, су мәсьәләсе дә, авыллардагы тәртип тә, эш урыннары булу да, социаль институтларның саклануы да — кыскасы, урындагы мәсьәләләрнең барысы да әлеге дәрәҗә власть органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Шуңа да республика гражданнарының тавыш бирүдә актив катнашуы, җаваплы вазыйфага эшлекле гамәлләре белән халык арасында хөрмәт казанган иң лаеклыларны сайлавы көн таләбе булып тора. Моны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та сызык өстенә алды.

— Урындагы үзидарә — ул властьның нигезе, аннан дәүләт белән идарә итү сәнгате башлана. Гомумән, власть республикадагы һәр эшлекле кешедән башлана, дияр идем. Әгәр территорияне төзеклән­дерү, торак-коммуналь хуҗа­лыгында тәртип урнаштыру, социаль мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә әйдәп йөрмибез икән, безнең өчен моны беркем дә килеп эшләмәячәк. Шуңа да һәр граждан иҗтимагый тормышта актив катнашырга, депутатларга гозерләрен җит­керергә һәм аларның үтәлешен таләп итәргә тиеш.
Алда торган сайлауларга бәйле янә шуны әйтәсем килә: бары тик бергә генә урындагы үзидарә органнарына чын-чыннан лаеклы, актив һәм эшлекле, безнең мәнфәгатьләрне якларлык депутатлар сайлый алабыз. Бу җәһәттән сайлаулар җәм­гыять һәм власть мөнә­сәбәтләренә үзгәрешләр кертү өчен яхшы мөмкинлек булып тора. Һәм сайлау процесыннан тулы куәтендә нәтиҗәле фай­даланып, һәр авыл биләмәсендә һәм гомум республикада власть һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрен яхшы якка үзгәртү фәкать үзебезгә — Башкортстанның күпмилләтле халкына бәй­ләнгән, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: