[b]— Хәйдәр Арсланович, Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда яшәүчеләр нинди власть органнарына депутатлар сайлаячак? [/b]
— Белорет районыннан башка, республиканың барлык районнарында яшәүчеләр авыл Советларына депутатлар сайлаячак. Шулай ук, Чишмә һәм Приютово поселок Советларына сайлаулар үтәчәк. Күмертау һәм Туймазы сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Уфаның Калинин районы сайлау округы буенча шәһәр Советына өстәмә сайлаулар үтәчәк. Нефтекама, Стәрлетамак, Сибай, Октябрьский, Агыйдел һәм Салават шәһәрләрендә сайлау булмаячак.
Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 4 сентябрьгә 7310 мандатка урындагы сайлауларда 15336 кандидат теркәлгән.
Сайлаулар Башкортстанның барлык территорияләрендә дә үтмәгәнлектән, исемлеккә 1 миллион 316 мең сайлаучы кертеләчәк. Бу — барлык сайлаучыларның (агымдагы елның 1 июленә карата республикада аларның саны — 3073991 кеше) яртысыннан азрак.
[b]— Урындагы сайлауларга гына хас үзенчәлекләр бармы? [/b]
— Мин бу сайлауларның берничә үзенчәлеген билгеләп үтәр идем. Беренчедән, сайлау кампанияләренең саны буенча — алар ничә муниципаль берәмлектә үтә, шулкадәр булачак. Ә быел аларның саны — 784. Икенчедән, бу сайлауларда меңләгән кандидат күрсәтелә һәм теркәлә. Югарыда әйткәнемчә, алар 15 меңнән артык. Аларны теркәгәнче сайлау комиссияләре кандидатлар турында барлык мәгълүматны тикшерә. Бу — сайлауларны оештыручылар өчен гаять зур һәм күләмле эш. Алардан тыш, хокук саклау, салым органнары, Федераль миграция, Росреестр хезмәткәрләре дә бу эшкә күп көч салды.
[b]— Сайлау — партия һәм кандидатлар арасында көндәшлек дигән сүз. Бу сайлауларда көндәшлек дәрәҗәсе ничек?[/b]
— Урындагы сайлауларга кандидатларны күрсәтү һәм теркәү барышында 11 партиядән 9 меңнән артык вәкил теркәлде. Шулар арасында 7 меңнән артыгы — “Бердәм Русия”дән, 600дән артыгы — КПРФтан, 400гә якыны — ЛДПРдан, 300е — “Русия патриотлары”ннан, 250дән артыгы — “Гадел Русия”дән, 3се — “ЯБЛОКО”дан. Алардан тыш, урындагы үзидарә органнарына сайлауларда тагын биш партия беренче тапкыр катнашачак, алар 156 кандидат теркәде. Бу партияләрнең барысы да сәясәттә тәү тапкыр гына түгел. Мәсәлән, өч партия 2013 елда Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар вакытында үз кандидатларын күрсәтүдә һәм теркәүдә катнашкан иде. Алар арасында Башкортстандагы “Русиянең гаделлек өчен пенсионерлар партиясе”ннән — 73, “Яшелләр һәм социал-демократлар альянсы”ннан — 65, “Русиянең “Яшелләр” экология партиясе”ннән — 12, “Русия пенсионерлары партиясе”ннән — 4, “Ватанны саклаучылар”дан 2 кандидат теркәлгән.
Күрүебезчә, урындагы сайлауларда республикада беренче тапкыр Бөтенрусия сәяси партияләренең 11 төбәк бүлекчәсе үз кандидатларын теркәгән. 2011 елда үткән урындагы үзидарә органнарына сайлауларда Русия Дәүләт думасына кергән дүрт партия үз кандидатларын күрсәткән иде.
Кандидатлар арасында көндәшлеккә килгәндә, бер мандатка уртача ике кеше дәгъва итә. Ләкин районнарда көндәшлек дәрәҗәсе төрлечә. Шунысы да бар: 7 райондагы 17 округта сайлаулар альтернативасыз булачак. Урындагы сайлауларда закон моны рөхсәт итә. Әмма җиңеп чыгу өчен кандидат күпчелек тавыш кына түгел, барлык тавыш биргән сайлаучыларның 50 проценттан күбрәк тавышын җыярга тиеш. Бер урынга 6 кандидат булган округлар да бар.
[b] — Хәйдәр Арсланович, быелгы сайлау алды кампаниясе ничек үтә?[/b]
— Сайлаулар чорында идеяләр, программалар, кандидатлар һәм партияләр ярышы гадәти нәрсә. Төрле муниципаль берәмлектә сайлау алды көрәше төрлечә: берсендә сәяси көрәш югары дәрәҗәдә, икенчеләрендә — түбән. Гомумән алганда, Дәүләт думасына һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар белән чагыштырганда, сәяси партияләр сайлау алды кампаниясен тыныч шартларда алып бара. Урындагы үзидарә органнарына сайлауларда башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки барысы да бер-берсен яхшы белә. Әлбәттә, сайлау алды активлыгы нык сизелү очраклары да бар.
[b] — “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев бу сайлауларда партиядән депутатлыкка кандидатларга акча бүлү каралмаган, дип белдерде. Бу нәрсә белән бәйле? Башка партияләр кандидатларны финанслыймы?[/b]
— Кагыйдә буларак, бу сайлауларда кандидатлар үзләренең сайлау алды кампаниясен финанслау өчен сайлау фонды булдырмыйлар. “Бердәм Русия” генә түгел, башка партияләр әгъзалары да шулай эшли. Сайлау алды фондының күпчелек өлеше листовкалар, плакатлар чыгаруга, эфир вакытын һәм вакытлы матбугат битләрендә реклама өчен мәйдан сатып алуга тотыныла. Кандидатларның сайлау кампаниясен финанслаудан баш тартуы аларга сайлау алды агитациясе кирәк булмавын, яки чыгымнарсыз гына халык белән очрашулар үткәрүгә өстенлек бирүне аңлата. Урындагы үзидарә органнарына сайлауларда кандидатларны урындагы халык яхшы белә.
[b]— Тавыш бирү бюллетеньнәрендә “Барысына да каршы” дигән графа булмаячак. Бу сайлаучыларның үз фикерен белдерү хокукын чикләмиме? Мондый кешеләр тоташ исемлекне дә сызып ташлый ала бит. Бу очракта бюллетень гамәлдән чыгарыла...[/b]
— Башкортстанның “Сайлаулар турында” кодексына ярашлы, урындагы үзидарә органнарына сайлауларда “Барлык кандидатларга каршы” пункты сайлау бюллетененә кертелми. Шуңа күрә быел республикада үтәчәк сайлауларда бу графа булмаячак.
Сайлауларда берничә партия вәкиле катнаша, шулай булгач, сайлаучыга үзенә якын кандидатны сайлап, тавыш бирү авыр эш булмаячак, дип уйлыйм. Мисал өчен, Туймазы районында — 8, Әбҗәлил районында — 7, Уфа районында 6 партиянең кандидатлары сайлауда катнаша.
Бюллетеньнәрне сызуга килгәндә, безнең сайлаучылар мондый ысул белән үзләренең сәяси позицияләрен белдермәс, дип ышанам. Гражданнар аларның тавышы властьны формалаштыруын, ә аның, үз чиратында халыкның проблемаларын хәл итүен аңларга тиеш. Кандидатлар арасында лаеклы кешеләр күп, алар сайлаучыларның хуплавына мохтаҗ.
[b]— Муниципаль сайлауларда беренче тапкыр алдан тавыш бирү үтә. Ул ничек оештырыла?[/b]
— Алдан тавыш бирү безнең республикада урындагы үзидарә органнарына сайлаганда гына кулланыла. Алдан тавыш бирү өчен нигезле сәбәпләр (отпуск, командировка, эш һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы) булырга тиеш. Алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүче участок сайлау комиссиясенә сәбәбен күрсәтеп гариза язарга тиеш. Ул участок комиссиясе бинасына охшаш бинада тавыш бирү серен саклап бюллетень тутыра. Ул аны конвертка сала. Бу конверт сайлау көнендә генә ачылып, тавыш бирү тартмасына салына. Сайлаучыларга үз сайлау участокларында 12 сентябрьгә кадәр моны эшләү мөмкин булачак.
Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 4 сентябрьгә республиканың 32 районында 365 кеше алдан тавыш биргән.
[b]— Күпсанлы студентлар бу көнне кайда тавыш бирә ала: өйдәме, әллә укыган җирендәме?[/b]
— Сайлауда катнашу яисә катнашмау — һәркемнең намус эше. Беркем дә, катнаш яисә катнашма, дип, башка кешене сайлауга барырга мәҗбүриләргә тиеш түгел. Студентларга килгәндә, алар кайда теркәлгән һәм сайлаучылар исемлегенә кертелгән — шунда тавыш бирә. Студентларга 13 сентябрьдә әти-әниләре янына авылга кайтып, сайлауларда тавыш бирергә һәм бәрәңге алырга ярдәмләшергә киңәш итәр идем. Сайлау көнен көтмичә, алдан тавыш бирү хокукыннан да файдаланырга мөмкин.
[b]— Киңкүләм мәгълүмат чаралары, Русиянең кайбер төбәкләрендә сайлаучылар Интернет ярдәмендә тавыш бирә ала, дип хәбәр итте. Ә Башкортстанда бу ысул белән тавыш биреп буламы?[/b]
— Чыннан да, Русия Президенты Владимир Путин Бөтенрусия яшьләр лагеренда катнашучылар белән аралашканда 2018 елда ил җитәкчесен сайлауларда Интернет аша тавыш бирү ихтималлыгы турында белдерде. Ил җитәкчесе фикеренчә, бу бик җитди мәсьәлә. Бу турда әләге өлкәдә эшләүче белгечләр, Русия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Дәүләт думасы депутатлары белән фикер алышырга кирәк.
Бүген онлайн тавыш бирү өчен хокукый нигез юк. Гомумән, бу турыда сөйләргә әле иртәрәк.
[b]— Әгәр сайлаучыларның сораулары килеп туса, алар кемгә һәм кая мөрәҗәгать итә ала?[/b]
— Сайлауларны оештыру белән территориаль сайлау комиссияләре шөгыльләнә, аларның адреслары һәм элемтә өчен телефоннары Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында урнаштырылган. Моннан тыш, район хакимиятләренең рәсми сайтларында барлык территориаль сайлау комиссияләренең бүлекләре бар. Анда комиссиянең барлык карарлары, сайлау белән бәйле башка документлар куелган.
Теркәлгән кандидатлар турында тулы мәгълүмат тавыш бирү биналарындагы стендларда урнаштырылган.
13 сентябрьгә кадәр Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең 8-800-347-54-54 санлы “кайнар элемтә” телефоны эшләячәк. Сорауларга Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм комиссия Аппараты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
[b]— Кагыйдә буларак, өлкән буын вәкилләре сайлауларда активлык күрсәтә. Республикада бер генә сайлаудан да читтә калмаган кеше бармы? Быелгы сайлауда катнашучы иң өлкән яшьтәге кеше кайсы районда яши?[/b]
— Югарыда әйткәнемчә, беркем дә кешенең сайлауга баруы-бармавын контрольдә тотмый. Сайлау — кешенең үз ихтыярында. Шулай булгач, бер генә сайлаудан да читтә калмаучыны ачыклау шактый катлаулы. Икенче сорауга килгәндә, республикада яшәүче иң өлкән яшьтәге сайлаучы Благовар районында яши, аңа 106 яшь.
[b]— 13 сентябрьдә ничә кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк? Нәкъ 13 сентябрьдә 18 яшь тулучылар бармы?/b]
— Участокларга ничә кеше киләчәген тәгаен әйтү кыен. Исемлектә беренче тапкыр тавыш бирүче 19317 кеше теркәлгән. Гадәттә, мондый сайлаучыларны участокларда көтеп торалар, беренче тапкыр тавыш бирүче егет-кызларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар.
Безнең мәгълүматлар буенча, 13 сентябрьдә 47 кешегә 18 яшь тула. Алар бу көнне тавыш бирергә килер, дип ышанам, сайлау участокларында аларны туган көннәре белән тәбрикләячәкләр.
[b]— Беренче тапкыр сайлауга килүчеләрне бүләкләр көтә, дидегез. Алар нинди сюрпризлар?[/b]
— Чыннан да, күп сайлау участокларында бүләк тапшыру традициясе бар. Узган елда Калтасы районындагы сайлау участокларының берсендә каз бүләк иткәннәр иде. Беренче тапкыр тавыш бирергә килгән егет-кызларны быел нинди бүләк көтүе Бердәм тавыш бирү көнендә билгеле булачак.
Исегезгә төшереп үтәм: 13 сентябрьдә сайлау участоклары иртән сәгать 8дә ачыла һәм кичке 8гә кадәр эшләячәк. Якташларыбыз үзләренең гражданлык бурычын үтәүгә җаваплы карар дип ышанам.