+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь 2015, 23:15

Халык үз сүзен әйтте, чират — депутатларда!

Тавыш бирүдә Башкортстан электоратының якынча 80 проценты катнашты.13 сентябрьдә илдә Бердәм тавыш бирү көне узды. Башкортстанда исә бу көнне Белорет районыннан башка, республиканың бар­лык төбәкләрендә дә авыл Советларына депутатлар сайланды. Җәмгысы 7310 урындагы депутат мандаты тулыландырылды. Янә дә Чишмә һәм Приютово поселок Советларына сайлаулар үтте. Күмертау һәм Туймазы сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Уфаның Калинин районы сайлау округы буенча шәһәр Советына өстәмә сайлаулар узды.

2015 ел сайлау кам­паниясенең тәүге йомгакларыннан чыгып, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Беренчедән, республика халкы сайлауларда һәрвакыттагыча зур активлык күрсәтте. Урындагы сайлаулар халык арасында, гадәттә, азрак кызыксыну уята дигән фикер яшәп килсә дә, Башкортстанда бу көнне тавыш бирү участокларына электоратның 80 проценттан күбрәге барды. Бу хакта сайлау нәтиҗәләре буенча кичә узган матбугат конферен­циясендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белдерде.

Әлеге күрсәткеч нәрсә турында сөйли? Димәк, халык­ның урындагы властька ышанычы арта бара. Димәк, рес­публика җитәкчелегенең урындагы властьны халыкка якы­найту, аның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән дәүләт дәрәҗәсендәге күләмле эш­чәнлеге үзенең күркәм җимеш­ләрен бирә.

Хәер, моңа мисал эзләп ерак барасы түгел. Агымдагы елның июнь аенда старт бирелгән “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле га­мәлләр” проекты кысаларында гына да шушы вакыт эчендә һәр районда берничә мөһим социаль объект төзекләндерелде. Атап әйт­кәндә, кайдадыр клубка, мәк­тәпкә, балалар бакчасына ре­монт үткәрелде, кайдадыр юл, күпер, суүткәргеч салынды, аерым торак пунктлар исә кибетле булды. Бу җәһәттән, “Бердәм Русия” партиясе моңа кадәр баш­лангыч биргән проектлар кысаларында да урыннарда гомум халык мәнфә­гатендә бихисап мөһим эшләр баш­карылды. Аңлашыла, урын­дагы җитәкчелек әйдәп йөреп һәм гомумхалык катнашлыгында башкарылган мондый күркәм эш-гамәлләр җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмады. Партия проекты кысаларында башкарылган эшлекле гамәлләр халыкның хуплавын табу белән бергә, аның урындагы җитәк­челеккә ышанычын да арт­тырды. Бәлки шуңа да, “популяр саналмаган” әлеге дәрәҗә сайлауларга да республика халкы агылып килде.


14 сентябрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде. Хәйдәр Арслан улы Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда үткән сайлауларның йомгаклары белән таныштырды.

— 7310 мандатка урындагы сайлауларда 15672 кандидат дәгъва итте. 43 кандидат күрсәтү вакытында ук төшеп калды, 174 кандидатны теркәү кире кагылды, теркәлгәннән соң 106 кандидат теге яки бу сәбәп белән төшеп калды. 13 сентябрьдә 15329 кандидат сайлаучыларның тавышы өчен көрәште, — диде Хәйдәр Вәлиев.
Республикада 2342 сайлау участогы эшләде, аларның барысы да үтәкүренмәле сайлау тартмалары белән җиһазландырылган.

Хәйдәр Вәлиев сүзләренә караганда, авыл Советларына сайлауларда сайлаучыларның 80,3 проценты катнашкан. Башкортстанның өч районында сайлаучыларның 90 проценттан артыгы сайлау участокларына килгән: Шаран (92,79), Бакалы (91,88), Күгәрчен (92,13 процент). Барлык сайлауларда сайлаучыларның 75,17 проценты катнашкан.

Архангель районының Абзан авыл Советына альтернативасыз сайлауда кандидат тиешле 50 процентны җыя алмаган. Анда сайлау яңадан үтәчәк.
Әбҗәлил, Әлшәй, Нуриман, Салават, Бөре һәм Куергазы районнарының 10 авыл Советына сайлауларда 20 кандидатның барысы да бер дәрәҗәдә тавыш җыйган. Аларда жирәбә үткәреләчәк.

— Урындагы сайлауларда 11 партиянең төбәк бүлекчәсе вәкилләре депутат мандаты өчен көрәште. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Ватанны саклаучылар”, “Русиянең “Яшелләр” экология партиясе” һәм “Русия пенсионерлары партиясе” бер мандатка да ия була алмады. 8 партия вәкилләре урындагы үзидарә органнарында эшләячәк, — диде Хәйдәр Вәлиев. – Ман­датларның 77 проценттан артыгы — парламент партияләрендә. 5375 мандат (73,47 процент) — “Бердәм Русия”дә, 175е (2,39 процент) — КПРФта, 89ы (1,20 процент) — ЛДПРда, 60ы (0,83 процент) — “Русия патириотлары”нда, 47се (0,65 процент) — “Гадел Русия”дә, 42се (0,58 процент) — “Русиянең гаделлек өчен пенсионерлар партиясе”ндә, 39ы (0,54 процент) — “Яшелләр һәм социал-демократлар альянсы”нда, 1се (0,01 процент) “Яблоко” партиясендә. 7310 мандатның 5828е (79,7 процент) партия вәкилләрендә, калган 1481е – үзен-үзе күрсәтүчеләрдә.

Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда шулай ук “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре җиңеп чыкты. Күмертау округы буенча — “Акрополь” җәмгыяте генеральный директоры Хәйдәр Миншәриф улы Гайсин, Туймазы округы буенча “Бельсталь” җәмгыяте генеральный директоры Рамил Имамәгъзам улы Бигнов депутат булып сайландылар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Әлбәттә, биредә оештыру эшләре­нең тиешле дәрәҗәдә булуы да үз ролен уйнады. Һәрхәлдә, сайлау комис­сия­­ләре үткәргән күләмле әзерлек чаралары нәтиҗәсендә һәркем үз тавыш бирү участогына аңлы рәвештә килде. Сайлаучыларга шулай ук ун көн дәва­мында алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә бирелде. Бу җәһәттән республика Үзәк сайлау комиссиясенең сайлауларны югары дәрәҗәдә оештыру эш­чәнлеге зур хуплау һәм мактауга лаек.
Икенчедән, 13 сентябрьдә үткән сайлаулар янә бер тапкыр күпчелек халыкның илдә һәм республикада үткәрелүче курсны хуплавын һәм яклавын күрсәтте. Электоратның зур өлеше “Бердәм Русия” партия­сеннән булган кандидатлар өчен тавыш бирде. Әл­бәттә, монда югарыда телгә алынган партия проектының роле дә аз булмагандыр. Һәрхәлдә, бүген халыкка алтын таулар вәгъдә итүче яисә, киресенчә, кемнедер “фашлаган”, тән­кыйть­ләгән яңгыравык сүзләр түгел, эшлекле га­мәл­ләр кирәк. Һәм ул нәкъ шуның өчен тавыш бирде дә инде.

Шул ук вакытта әлеге сайлауларда республикада беренче тапкыр 11 партиядән вәкилләр катнашуын да бил­геләп үтәргә кирәк. Бу нәрсә турында сөйли? Димәк, республикада халыкның сәяси активлыгы арта, Башкортстан җитәкчелегенең шуңа юнәлтелгән дәүләт сәясәте үзенең анык нәтиҗә­ләрен бирә. Урындагы депутатлар корпусында сайлау нәтиҗәләре буенча аларның сигезеннән вәкилләр катнашуы исә, һичшиксез, аның эшчәнлеген­дә яңа су­лыш, яңа идеяләр һәм баш­лан­гыч­лар белән билгеләнергә тиеш. Һәр­хәлдә, җитәкчелек тә, республика халкы да яңа сайланган депутатлар корпусыннан шуны көтә, аларга шундый өметләр баглый. Моннан чыгып бүген “Бердәм Русия” партиясе билгеләгән үзәк курс алга таба тагы да колачлырак һәм фә­һем­лерәк проектлар белән бае­тылачак дияргә кирәк. Чөн­ки урындагы сайлауларда сынауны уңышлы үткән партия­ләр алга таба үзләрен югарырак дәрәҗә сайлауларда да күр­сәтеп караячак. Ягъни, урындагы сайлауларда башлангыч алган тенденция арытаба республика, ил күләмендә җәелдере­ләчәк.

Әйткәндәй, төгәл бер елдан безне Русиянең Дәүләт думасына сайлаулар көтә. Сайлауларны оештыручылар һәм аналитиклар инде бүгеннән аның, әлеге кампания белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак һәм “кызыклы”рак була­чагын фаразлый. Хәер, республика мисалында да моны күзалларга мөм­кин. Һәрхәлдә, илнең бер төбәгендә урындагы сайлауларга унбер партия үз кандидатларын күрсәткән икән, димәк, Русия парламентына сайлауларда да алар саны шуннан аз булмас дип фаразларга нигез бар. Анысын вакыт күрсәтер. Әле исә яңа сайланган урындагы депутатларга гомум халык һәм республика мәнфәгатендә нәтиҗәле эш­чән­лек телик. Республика халкына алдагы мөһим кампания­ләрдә дә һәрвакыттагыча зи­рәклек һәм аек акыл юлдаш булуын юрыйк.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республикада 13 сентябрьдә үткән сайлаулар нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерде.

— Башкортстанда сайлаулар гадәттәгечә оешкан төстә, тыныч һәм уңышлы үтте.
Һәр сайлау үзгәрешләргә юл яра. Сайлаучыларның 80 процентка якынының тавыш бирүдә катнашуы аларның уңай үзгәрешләр көтүен күрсәтә. Халык буш сүзләргә һәм Кремльдән алып авыл Советларына кадәр төрле дәрәҗәдәге власть органнарына карата нигезсез тәнкыйтькә ышанмый. Шуңа күрә дә, көндәшлек югары булуга карамастан, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, шәһәр һәм күпчелек авыл Советларына өстәмә сайлауларда “Бердәм Русия” вәкилләренең җиңүе очраклы түгел.

Республика электораты үзенең сәяси өлгергәнлеген, эшләргә теләүче һәм моңа сәләтле кешеләрне үз мәнфәгатьләрен кайгыртып властька килергә омтылучылардан аера белү осталыгын күрсәтте. Тавыш бирүчеләр власть — барыннан да элек, җаваплылык булуын һәм һәр эштә башлап йөрүне таләп итүен яхшы аңлый. Шуңа күрә эшчән һәм энергияле, үзләренең эшлекле гамәлләр программасын башкалардан яхшырак тәкъдим итүче, сайлаучылар мәнфәгатьләрен якларга, аларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән эшләр башкарырга әзер булучы кандидатлар җиңүгә иреште.
Читайте нас: