+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2015, 21:06

Халык ышанычы эш белән яулана!

13 сентябрьдә үткән сайлаулар моны янә бер тапкыр раслады.Хәбәр итүебезчә, 13 сентябрьдә республикада үткән барлык дәрәҗә сайлауларда да “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар, электоратның күпчелек тавышын җыеп, депутат мандатларының зур өлешенә ия булды. Аңлашыла, Башкортстан халкының шушы рәвешле чираттагы тапкыр “Бердәм Русия” партиясенә ышаныч күрсәтүендә әлеге фирка башлангычы белән июль аеннан төбәктә тормышка ашырылучы “Эшлекле гамәлләр” проекты да аз роль уйнамагандыр. Мәгълүм булуынча, шушы вакыт эчендә генә дә аның кысаларында республикада йөзләгән мөһим социаль объект төзекләндерелде, яңартылды һәм бу юнәлештә эш бүген дә нәтиҗәле дәвам иттерелә.

Әйтик, Балакатай районында “Эшлекле гамәлләр” проектын тормышка ашыруга 1 миллион 64 мең сум бүленгән. Әлеге вакытта планлаштырылган 14 объектның 11ендә эшләр тулысынча тәмамланган. Калган өч объект буенча да эшләр ахырына якынлашкан. Нәтиҗәдә район авылларында барлык уңайлыклары булган балалар өчен мәйданчыклар калкып чыккан, койма-ихаталар төзек­ләндерелгән, чишмәләр һәм башка су чыганаклары тәртипкә китерелгән. Янә дә Яныбай авылында Искуш елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер тергезелгән, Биләндә янгын сүндерү депосының түбәсе алыштырылган. Яңа Балакатай һәм Левали авылларында — парк, Ургалыда — каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау мәйда­нының, Карлыханда зират территориясенең яңабаштан коймалап алынуын да урындагы халык хуплап кабул иткән һәм бу эшләрдә үзләре дә зур активлык күрсәткән.
Бәләбәй районының Приютово поселогында исә 22нче “Ивушка” балалар бакчасын төзекләндерү өчен генә дә 3,5 миллион сум тотыначаклар. Биредә “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында бинадагы барлык тәрәзәләрне дә, ә алар 140, еврога алыштырачаклар. Аукцион вакытында экономияләнгән акча исә ишекләрне дә яңага алыштыру мөмкинлеге бирәчәк.
— 22нче “Ивушка” балалар бакчасы 1984 елда төзелде. Аңлашыла, утыз ел дәвамында бинаның тәрәзәләре шактый тузган, ябыштырсаң, җылытсаң да, кышын барыбер суык үткәрә. Шуңа да соңгы елларда биредә кышкы чорда балаларның авыру очраклары арткан. Ә алар биредә аз түгел, балалар бакчасында җәмгысы 324 сабый шөгыльләнә. Шуңа да гражданнар җыенында иң көнүзәк мәсьәлә итеп балалар бакчасы бинасында тәрәзә­ләрне алыштыру мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге йөкләмә “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында тормышка ашырылачак һәм барлык эшләр дә яңа елга кадәр тәмам­ланачак, — диде бу хакта “Бердәм Русия” партиясеннән депутат Виктор Пчелинцев.
Әйтергә кирәк, партия проекты кысаларында Бәләбәй төбәгендә башка мөһим эшләр дә колач алган. Мәсәлән, Бәләбәй шәһәрендә 600 метрлы суүткәргеч сузу эшләре ахырына якынлашкан. Моңа кадәр черегән торбалар тишелеп, әлеге участокта еш кына аварияләр булса, шушы бистәдә яшәүче йөзләгән кеше сусыз утырса, хәзер болар барысы да тарихта калачак.
— Безне күптән борчыган мәсьәләгә партиянең шулай игътибар итүенә чиксез рәх­мәтлебез. “Эш­лекле гамәлләр” проекты кыса­ларында шә­һәрдәге күпсанлы башка мәсьәләләр дә нәтиҗәле хәл ителер дип ышанабыз, — ди бу җәһәттән зур канәгатьлек белән биредә яшәүчеләрнең берсе Елена Федорова.

Әйткәндәй, районның Знаменка авылы халкы да тиздән чиста су эчеп куаначак. Әлеге вакытта биредә 300 метр тран­шея казыла, анда яңа торба салыначак. Ике мең кеше яшәүче торак пункт өчен үтә дә мөһим булган бу социаль объект төзе­лешендә, чын мәгънәсендә, бөтен авыл катнаша. Шуңа да эш тә карышмый һәм якын арада су знаменкалылар йортларына барып җитәчәк.
Калтасы районында исә “Эшлекле гамәлләр” проектының тәүге күркәм нәтиҗәләрен барладылар. Аны тормышка ашыруда актив катнашучыларга тантаналы шартларда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев имзасы белән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Аңлашыла, мондый югары бүләкләр гомумхалык мән-фәгатендә булган мөһим эшләрдә күрсәткән активлык, фидакарьлек һәм тырышлык өчен тапшырыла. Ә калтасылыларга бу җәһәттән, чыннан да, горурланырга урын бар. Шушы вакыт эчендә генә дә районда “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында мәктәп автобуслары өчен тугыз тукталыш урыны булдырылган, Краснохолм авылында ике балалар мәйданчыгы төзелгән, Калтасыда канализация, суүткәргеч челтәрләре реконструкцияләнгән. Яңа Килбахты авыл биләмәсенә караучы Мари Бикшеге һәм Тат-Бикшик авылларында чишмәләр тәртипкә китерелгән, күпчелек торак пунктларда су агызу каналлары төзелгән, картайган агачлар киселгән. Иң мөһиме — яшәгән мохиттәге шундый уңай үзгәрешләрдән урындагы халык зур канәгатьлек кичерә һәм әлеге гомум эшләргә башлангыч бирүче “Бердәм Русия” партиясенә чиксез рәхмәт белдерә.
Алдагы чорда исә бу юнәлештә эшләр тагы да активлашыр, дияргә кирәк. Һәрхәлдә, урындагы үзидарә органнарына “Бердәм Русия” партиясеннән яңа сайланган депутатлар да бу җәһәттән, мөгаен, үз сүзен әйтми калмас. Шулай икән, республика районнарындагы торак пунктларны төзекләндерү, матурлау, бизәү буенча күркәм эшләр алда да күп булачак әле!
Читайте нас: