Соңгы вакытта авыл ихаталарында күпме мал, кош-корт асрарга кирәклеге турындагы бәхәсләр ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә дәвам итә. Бу проблеманы күтәрүче Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров, үзләрендәге шартларны исәпкә алып, һәр ихатада җиде башка кадәр сыер һәм егерме сарык асрау җитә, дигән фикердә. Дөрестән дә, күп гаиләләр өчен бу җиткелекле. Чөнки аерым төбәкләрдә көтүлекләр чикле, ашлык фуражы хәстәрләү катлаулы. Әмма проблеманың асылы шунда — мал, кош-кортны күпләп асрау өчен кеше ялларга, чит җир мәйданын файдаланырга кирәк. Тирә-як мохит чисталыгы турында да истән чыгармыйк. Мондый зур мөлкәткә ия булучылар, гадәттә, казнага салым түләргә кирәклеген дә “оныта”. Әйтергә кирәк, шушы һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алып, федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы, дәүләт нормативларын исәпкә алып, проблеманы һәр төбәкнең үзенә хәл итәргә тәкъдим итә. Бу яклап, Башкортстанның да авыл хуҗалыгы зоналары бүленеше төрлечә булуы игътибарга лаек. Һәм шундый шартларда да республика Хөкүмәте аз тәэмин ителүче гаиләләргә мал һәм кош-корт сатып алу өчен социаль контракт буенча 50шәр мең сум акча бүләргә карар итте.