+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2015, 22:24

Халык анык эшләр көтә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентының яңа сайланган депутатлары белән очрашты. 13 сентябрьдә үткән өстәмә сайлауларда Туймазы һәм Күмертау сайлау округларыннан Рамил Бигнов һәм Хәйдәр Гайсин депутат итеп сайландылар. Моннан алда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты мандатын “Бердәм Русия” вәкиле Константин Канунниковка биргән иде.

— Сез үз округларыгызда зур өстенлек белән җиңдегез. Сайлау кампаниясе таләпләрен төгәл үтәп, сайлаучылар белән эшлекле бәйләнеш урнаштырдыгыз, үзегезнең булдыклылыкны, гражданнар мәнфәгатьләрен чагылдырырга һәм якларга әзер булуыгызны күрсәттегез. Хәзер шушы югары ышанычны эшлекле гамәлләрегез белән исбатлау зарур, — диде парламент Рәисе, аларга мөрәҗәгать итеп.

Константин Толкачев депутатларны яңа эшчәнлек башлаулары белән котлады һәм кичекмәстән парламент эшенә кушылырга чакырды. Шулай ук, көзге сессиядәге бурычлар белән таныштырды, республиканың социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән законнар, атап әйткәндә, бюджетка кагылышлы закон проектлары пакеты кабул ителәчәген билгеләде. Парламент Рәисе, сайлаучыларның үз депутатларыннан анык эшләр көтүен ассызыклап, аларның теләкләрен һәм таләпләрен гамәлгә ашыруга тиешле финансларны республика бюджетына салу өчен халык мәнфәгатьләрендәге көнүзәк мәсьәләләрне парламент тыңлауларына чыгарырга тәкъдим итте.

Очрашуда, шулай ук, яңа депутатларның эш урыны турында фикер алышу булды. Парламент Рәисе Рамил Бигновка һәм Хәйдәр Гайсинга — Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча, Константин Канунниковка Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитетлар составына керергә тәкъдим итте.
Читайте нас: