Бу көнне транспорт средстволарын махсус стоянкаларга илтү тәртибе турында законга төзәтмәләр кабул ителде. Аңа ярашлы, эвакуацияләнгән машина хуҗаларының хокуклары бераз арттырыла. Хәзер эвакуацияләнергә әзерләнгән автомобиль янына хуҗасы килеп җиткән очракта, тоткарлану сәбәбе эвакуатор хәрәкәт итә башлаганчы бетерелсә, машинаны алып китмәячәкләр.
“Башкортстан Республикасында урындагы үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” законга кертеләсе үзгәрешләр караусыз йөргән хайваннарны аулау һәм тоту белән бәйле мәсьәләне хәл итү вәкаләтләрен муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсенә тапшыруны күздә тота. Аның максаты — куркыныч чирләрне кисәтү һәм җәмәгатьчелек хәвефсезлеген саклау. Әлеге закон беренче укуда каралды.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның депутатларның керемнәре турында күрсәткән мәгълүматлар дөреслеген контрольдә тоту буенча комиссия рәисе Фоат Хантимеров былтыргы нәтиҗәләргә йомгак ясады. Аның белдерүенчә, 23 депутат кереме, чыгымы, милке турында ялган мәгълүмат биргән. Аларның күпчелеге транспорт средстволары, коммерция оешмаларына катнашуы белән бәйле. Халык хезмәтчеләренә бу фактлар турында аңлатма бирергә туры килгән. Әлеге закон бозулар депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны күздә тотмый. Шул ук вакытта алар коррупциягә каршы һәм депутат статусы турындагы законнарны тайпылышсыз үтәргә тиешлеге турында кисәтелде.
Утырышта республиканың ЮХХДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдиновның чыгышы тыңланды. Аның сүзләренә караганда, республикада юл шартлары начар булу сәбәпле, ясалган аварияләрдә һәлак булучылар һәм юллар торышы сәбәпче булган юл-транспорт вакыйгалары саны былтыргы белән чагыштырганда 15 процентка кимегән.
Автоинспекция начальнигы билгеләвенчә, төбәктәге 55 мең автомобиль юлының 45 проценты асфальтланган.
— Республикада юллар сыйфаты начар түгел, дип исәплим. Җитәкчелек бу мәсьәләне хәл итүгә игътибар бирә һәм акча юнәлтә, — диде Динар Гыйльметдинов.
Автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзү өчен республика бюджетына ел саен 14 миллиард сум акча салына. 5 миллиард сум федераль юлларны төзекләндерү өчен бүленә. Юллар канәгатьләнерлек булмаса, автоинспекция юл-коммуналь хезмәтләренә күрсәтмә җибәрә. Быел 3000 шундый документ тапшырылган. Аларның саны былтыргы белән чагыштырганда 3-5 процентка арткан.
Транспорт чарасына эчкән килеш идарә итү, кызганычка каршы, элеккечә актуаль мәсьәлә булып кала. Биш ел эчендә исерек водительләр гаебе белән 175 кеше һәлак булган. Агымдагы елда алар 40 кешенең үлеменә сәбәпче булган, былтыргы белән чагыштырганда, бу сан 16 процентка арткан. Шулай ук быел пассажирлар йөртүче транспорт чаралары водительләре гаебе белән ясалган аварияләр саны — 50, имгәнүчеләр 34 процентка күбәйгән.
— Юл хәрәкәтен контрольдә тоту өчен автоматик режимда эшләүче махсус техник средстволар файдалану — хәвефсезлекне арттыру өчен мөһим шарт. Фотовидеофиксация урнаштыру водительләрнең тәртибен яхшыртырга мөмкинлек биргән. Бүгенгә шундый 188 комплекс куелган, алар ярдәмендә Дәүләт автоинспекциясе бөтен кагыйдә бозуларның 57 процентын терки, — диде Динар Гыйльметдинов.
Утырышта депутатлар шулай ук “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның басманың эшчәнлеге һәм үсеш юнәлешләре турында чыгышын тыңлады.