+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 сентябрь 2015, 21:54

Контрафакт — ил өчен инфаркт

Русиядә легаль булмаган җитештерүчеләргә каршы кискен көрәш игълан ителде.18 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча комиссиянең беренче утырышын үткәрде. Әйтергә кирәк, төбәкләрдә мондый комиссияләр ил Президен­тының “Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча өстәмә чаралар турында” Указы нигезендә төзелде. Моңа исә үз чиратында ил күләмендә шушы өлкәдәге катлаулы хәл сәбәпче булды.

Экспертлар билгеләвенчә, бүген Русия базарындагы куллану товар­ларының 30-40 процентын легаль булмаган продукция тәшкил итә. Аларның зур өлеше кием-салымга, балалар уенчыкларына, алкогольгә, даруларга һәм азык-төлеккә туры килә. Русиянең текстиль һәм җиңел сәнәгать малтабарлары берлеге мәгълүматларына караганда, илдә ел саен законсыз җитештерелгән һәм кертелгән шушы төр продукциянең гомум бәясе 1 триллион сумнан артып китә. Ягъни шушыңа бәйле генә дә ил казнасы 200 миллиард сум салым һәм таможня түләүләрен алып җиткерми.
Бу җәһәттән Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның белдерүе дә хафага сала.
— Бүген икенчел базарда автомобильләргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьләрнең өчтән бер өлеше — контрафакт. Автокомпонентлар базарында легаль булмаган еллык әйләнеш 300 миллиард сумга җитә. Шул рәвешле ил казнасына ел саен 53 миллиард сумнан күбрәк зыян китерелә.
Республика комиссиясе утыры­шында билгеләнүенчә, кызганычка каршы, Башкортстанда да бу җәһәттән хәл ярыйсы ук катлаулы кала.
— Беренче яртыеллыкта Башкортстанда 2 миллиард 608 миллион сумлык текстиль һәм тукыма продукциясе җитештерелгән. Узган елның шул чорына карата үсеш 31 процент тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр начар түгел, әмма әйләнештә контрафакт продукция йөрмәсә, алар югарырак та була алыр иде. Базарда нигезсез рәвештә хакны төшереп, җинаятьчеләр легаль производствога зур зыян китерә, аның үсешенә аяк чала. Шул ук вакытта алар тарафыннан бернинди дә техник регламент таләпләре дә, ветеринар һәм фитосанитар норма стандартлары да сакланмый, — диде бу җәһәттән чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Янә дә шул: республика Башлыгы билгеләвенчә, бу күренеш текстиль һәм тукыма продукция җитештерүдә генә түгел, сәнәгатьнең барлык тармакларында да диярлек күзәтелә. Үз чиратында азык-төлек сәнәгатенә контрафакт продукциясенең үтеп керүе бюджетка зыян салудан тыш, халык сәламәтлегендә кире нәтиҗәләр белән билгеләнсә, хәвефле производстволарда да легаль булмаган продукция файдаланылу гомум җәмгыять, ил иминлегенә зур куркыныч белән яный. Мәсәлән, рәсми белдерүләргә караганда инде бүген үк илдә гражданнар самолетларын һәм вертолетларын ремонтлауда легаль булмаган 5 процент компонентлар, ягъни запас частьләр файдаланыла. Һәм тагы да аяныч­лырагы — әлеге сан елдан-ел арта бара. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: илнең, дөньяның әле бу, әле теге төбәгендә Русия самолетларының һәлакәткә таруына, авария тукталышы ясавына шушы фактлар да сәбәпче түгел микән...
Читайте нас: