-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 октябрь 2015, 22:36

Константин Толкачев: “Бердәм Русия” партиясе алдан тавыш бирүгә үз кандидатларын турыдан-туры күрсәтмәячәк...”

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев партиянең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре семинар-киңәшмәсе эшендә катнашты. Анда 2016 елда үтәчәк Русия Дәүләт думасына сайлау кампаниясенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Форум йомгаклары буенча Константин Толкачев Дәүләт думасына алда торган сайлауларның үзенчәлекләре турында интервью бирде.

— Константин Борисович, 2016 елда Русия Дәүләт думасына үтәчәк сайлауларда нинди яңалыклар булачак?

— Башта ук шуны әйтергә кирәк: бу сайлаулар, чыннан да, элеккеләреннән аерылачак. Әгәр дә моңа кадәр барлык 450 депутат та партия исемлекләре буенча сайланган булса, хәзер аларның яртысы гына шушы юл белән мандат алачак. Депутатларның калган 50 проценты исә бермандатлы округлардан сайланачак.
Имзалар җыймау хокукы 14 партиягә бирелә. Бу җәһәттән “Бердәм Русия” партиясе үз кандидатларын фирка эчендә тавыш бирү юлы белән сайлап алачак. Әйтергә кирәк, анда катнашучыларны күрсәтү мәсьәләсе дә үзәккә чыга­рылды. Биредә ике формат тәкъдим ителде: үз-үзеңне күрсәтү һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан күрсәтелү. Монда шул да күз уңында тотылачак: күп кенә иҗтимагый оешмаларның исем өчен генә булуын һәм берни дә эш­ләмәвен исәпкә алып, үз кандидатларын күрсәтү хокукы партия идеологиясен хуплаган һәм аның берлектәге чараларында, митингларында, акцияләрендә даими катнашучыларга гына биреләчәк. “Бердәм Русия” партиясе үзе һәм аның бүлекчәләре алдан тавыш бирүгә үз кандидатларын турыдан-туры күрсәт­мәячәк.

— Алдан тавыш бирүдә катнашучыларга ниндидер өстәмә таләпләр булачакмы?

— Юк. Чикләүләр закон тарафыннан каралган таләпләргә генә кагыла. Атап әйткәндә, кандидатлар 21 яшьтән өлкәнрәк, хөкем ителмәгән булырга тиеш. Шулай ук аларга чит илдә активлары һәм башка дәүләтләр гражданлыгы булмау таләбе куела.

— Алдан тавыш бирү процедурасы кайчан үтәчәге әлегә билгелеме?

— 2016 елның фев­ралендә “Бер­дәм Русия” партиясе съездының беренче этабы үтәчәк. Анда прайме­ризның ахыргы процедурасы билгелә­нәчәк һәм бу чарада катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлаячак. Праймеризда көндәшлек, ачыклык һәм легитимлык принцибын саклау һәм тормышка ашыру максатында, илнең барлык терри­ториясендә дә партия эчендә алдан тавыш бирүне бердәм модель буенча һәм бер үк көнне — 22 майда үткәрергә карар ителде. Кандидатларны исә һәркем сайлый алачак.
Партия съездының икенче этабы Русия Президентының “Дәүләт думасына сайлаулар турында” Указы дөнья күргәннән соң июньдә үтәчәк. Анда праймеризның йомгаклау протоколлары тәкъдим ителәчәк һәм бермандатлы округлардан баручыларның исемлеге, шулай ук Дәүләт думасына сайлауларга төбәк исемлекләре формалаштырылачак.

Агитация кампаниясе исә алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатларны теркәү вакытыннан башланып, тавыш бирү көненә кадәр дәвам итәчәк һәм “Бердәм Русия” бренды астында үтәчәк. Биредә дини һәм милли агитацион тәэсир итү формаларыннан баш тартырга тәкъдим ителә һәм канди­датларның дебатларда катнашуы мәҗбүри таләп итеп куела. Әйтергә кирәк, моңа кадәр мондый таләп юк иде. Бу җәһәттән без дебатларны сәяси эштә җитди инструмент буларак билгелибез.

Лидерлык позицияләрен саклау өчен ачыклыкны, үтәкүренмәлелекне, сүз иреген, барлык процедураларның легитимлыгын арттыру да көн таләбе булып тора. Бер сүз белән әйткәндә, сәяси процесста юл яручы позиция­ләрен формалаштыру мөһим.
Читайте нас: