+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 октябрь 2015, 21:57

Үзәктә — мигрантлар мәсьәләсе

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Феде­раль Җыелыш каршындагы Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты. Чараны Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко һәм Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкин алып барды.

Валентина Матвиенко ил төбәкләрендә “Русия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законга һәм Русия Федерациясенең аерым закон актла­рына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” законын тормышка ашыруны мониторинглауга җентекле тукталды. Ул төбәкләрнең законны гамәлгә ашы­рудан нинди өстенлекләр алганын һәм проблемалар белән очрашканын бәяләү зарурлыгына басым ясады.

Валентина Матвиенко төбәкләрдә бердәм миграция үзәкләре төзүне хуплый. Үзәк көн саен “бердәм тәрәзә” системасы буенча 5 меңнән артык кеше кабул итәргә сәләтле. Спикер сезонлы эшләргә килүче хезмәт миг­рантлары өчен урыс телен һәм Русия тарихын белүгә таләпләрне закон юлы белән гадиләштерү мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский чит ил гражданнарына миллион ярым патент эшләнүе, төбәк бюджетларына быел 23 миллиард сум акча керүе турында белдерде. Патентка түләнгән акча төбәкләрдә кала, аның бәясен һәр субъект үзе билгели.

Русиядә эшчәнлек алып баруга рөхсәт алу өчен 1,3 миллион мигрант урыс теленнән сынау тоткан, шуларның 52 меңе имтиханны бирә алмаган.
Читайте нас: