+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 октябрь 2015, 21:35

Русиядә федерализм: кичә, бүген, иртәгә

Кичә Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә Республика көненә багышланган “Хәзерге Русиядә федерализм: дәүләт һәм субъектлар арасында үзара мөнәсәбәт диалектикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция үтте.

Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, БАГСУ ректоры Сергей Лаврентьев, Башкортстан Фәннәр академиясе, республиканың әйдәүче вузлары вәкилләре катнашты. Фәнни-гамәли конференциядә үзәк һәм төбәкләрнең мөнәсәбәте проблемалары, Башкортстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәт урнаштыру тәҗрибәсе мәсьәләләре, Русия федерализмының сәяси һәм икътисади аспектлары турында фикер алышынды.

11 октябрьдә республиканың Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителүенә 25 ел тула. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора. Республиканың уңышлары, халыкның тыныч, мул тормышта яшәве, милләтләр дуслыгы, кыскасы, тотрыклы үсеш, социаль иминлек юлыннан баруыбыз шуңа бәйле.

Константин Толкачев форумда катнашучыларны республиканың төп дәүләт бәйрәме белән тәбрикләде, Башкортстан парламентының Русия федерализмын үстерүдәге роленә тукталды.

— Дөньяда федератив корылышлы 23 дәүләт бар. Бу дәүләтләрнең һәрберсе үзенчәлекле, үз юлы белән федерализмны үстерә. Федерализмның асылы – үзәк власть һәм төбәкләр, күп һәм азсанлы халыклар, Федерация субъ­ектлары арасында мөнәсәбәтләр мәдәнияте, — диде Константин Борисович. – Башкортстанны Русиянең федератив дәүләт моделен формалаштыручы төбәкләр исәбенә кертергә мөмкин. Башкортстан Русиянең автономияле республика сыйфатында үзәк власть тарафыннан танылган беренче субъекты булып тора. Бу – бик мөһим.

1990 елның 11 октябрендә, Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгәннән соң, Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Бүген Башкортстан — Русия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә. Русиянең күпмилләтле һәм федератив дәүләт буларак аякка басуында Башкортстан төп этәргеч көчләрнең берсенә әверелде, дип ассызыклады Константин Толкачев.

БАГСУ ректоры Сергей Лаврентьев, Башкортстанның Конституцион суды рәисе Зөфәр Еникеев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Михаил Бугера, БДУ профессоры Фәнис Раянов һәм М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Марат Ямаловның чыгышлары тыңланды.
Читайте нас: