+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 октябрь 2015, 23:02

Дуслыгыбыз мәңгелек!

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кырым Республикасының Дәүләт советы рәисе Владимир Константинов җитәкчелегендә рәсми делегация белән очрашты. Яклар киләчәктә законнар чыгару һәм икътисад өлкәләрендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Шул ук көнне Кырым Республикасы Дәүләт советы Рәисе Владимир Константинов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламентлар арасындагы Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Аннары алар журналистлар сорауларына җавап бирде.
— Без цивилизацияле илдә яшибез, үзара мөнәсәбәтләр килешүләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүгенге тарихи документ ике төбәк арасындагы дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәр, дип ышанам, — диде Константин Толкачев.
Владимир Константинов Кырым парламентының Русия Федерациясендә иң яше икәнен һәм тәҗрибә уртаклашу уңаеннан парламентара хезмәттәшлекнең роле бәяләп бетергесез булуын билгеләде.
— Бездә яшәү өчен сәяси көрәш барды. Сорауны кабыргасы белән куйдык: Украина составында калыргамы, Русиягә кире кайтыргамы? Күпчелек тарихи ватанына кайту теләге белдерде. Һәм менә без монда. Бүгенге сәфәргә җентекле әзерләндек. Башкортстан Русиядә уңыш казанган әйдәүче төбәк булганлыктан, бүгенге Килешү безнең өчен зур әһәмияткә ия,— дип белдерде Владимир Андреевич.
Аның фикеренчә, төбәкләр арасында аралашу шәхси мөнәсәбәтләрдән башлана. Аннары мәдәни хезмәттәшлеккә, инвестицияләргә юл ачыла. Әйткәндәй, чарада ике төбәк арасында рәссамнар иҗаты, балалар сурәтләре белән алышу турында да сүз булды.
— Иртән үк Уфага туры рейс белән килеп төштек. Гомумән алганда, бүген Кырымнан Русиянең 30 шәһәренә авиарейслар булдырылган. Кырымлылар Русияне белми, вакыт үтү белән бу җитешсезлек төзәтелер, дип ышанам, — диде әлеге республика парламенты спикеры.
Кырым Дәүләт советы Башкортстан парламенты белән төзегән Килешү Русиядә тәүгесе түгел. “Ләкин безнең төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек бүгенге чарадан күпкә иртәрәк башланды”, дип белдерде Владимир Константинов.
Читайте нас: