Закон проекты Русия субъектларының дәүләт гражданлык хезмәтендә вазыйфа биләүчеләр өчен тыюлар, чикләүләр, бурычлар һәм хезмәт урынында үзеңне тоту кагыйдәләре кебек нормалар кертүне тәкъдим итә.
— Без коррупциягә каршы көрәш буенча законнарны планлы рәвештә үстерәбез, андагы җаваплылыктан качу өчен файдалану мөмкин булган җитешсезлекләрдән арынабыз, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Үз вакытында Русия субъектларының дәүләт гражданлык хезмәткәрләре кайбер тыюлар һәм чикләүләр кулланылган дәүләт хезмәтендәгеләр исемлегеннән төшеп калган иде. Әлеге закон проекты коррупциягә каршы көрәш өлешендә дәүләт хезмәткәрләренә бердәм нормалар билгеләүне күз уңында тота.