Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев законга төзәтмәләр кертү, тыюларга карамастан, аз алкогольле эчемлекләр сату дәвам итүгә бәйле булуын ассызыклады.
— Мондый төр эчемлекләрне сатуны тыючы закон кабул ителгәннән соң, депутатлар кибетләргә рейдлар үткәрде һәм күпсанлы хокук бозуларны ачыклады: җитештерүчеләр, продукциянең этикеткасын алыштырып, аны сатуны дәвам итә. Аларны гражданнарның, аеруча үсмерләрнең сәламәтлегеннән бигрәк, күбрәк табыш алу кызыксындыра. Закон төшенчәләренә төрлечә аңлатма бирү мөмкинлеген кисәтү йөзеннән без аның шушы өлешенә үзгәрешләр кертүне кирәк дип таптык. Бу мәсьәлә күп кенә башка коллегаларның да күз уңында. Мәсәлән, Дәүләт думасында аз алкогольле эчемлекләрне ваклап сатуны чикләү өлешендә федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала. Без тәкъдим иткән закон проектында, шулай ук, эчемлекнең милли стандартка туры килергә тиешлегенә басым ясала.
Белешмә өчен. “Аз алкогольле эчемлекләр. Гомум техник шартлар” ГОСТ Р 52845-2007 Русия Федерациясе дәүләт стандарты махсус тәгаенләнештәге аз алкогольле, шул исәптән, дәртләндергеч эчемлекләргә (әчетелгәннәреннән тыш) кагыла. Анда продуктның хәвефсезлеген тәэмин итүче, шул исәптән, составындагы агулы элементларны һәм радионуклидларны, азык өстәмәләрен, биологик актив матдәләрнең, кайбер субстратларның һәм энергия алмашын тизләтүче катнашмаларның тәкъдим ителгән микъдарын билгеләүче таләпләр куелган.