+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 октябрь 2015, 21:46

Утырышның көн тәртибе расланды

Кичә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар парламентның 27 октябрьдә үтәчәк егерме өченче пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда алтмыштан артык мәсьәлә кертелде.

Утырышта парламентарийлар игътибарына Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының сайлаучылар белән эшен мәгълүмат-коммуникация системасы мөмкинлекләрен файдаланып камилләштерү буенча эшче төркем җитәкчесе Владислав Кузнецовның чыгышы тәкъдим ителде.

Депутатлар 2016 елга һәм 2018 елга кадәрге чорга Башкортстанның социаль-икътисади үсеш фаразын, “2016 елга һәм 2017-18 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2016 елга һәм 2017-18 елларның план чорына Башкортстан Республикасының Территориаль мотлак медицина страховкасы фонды бюджеты турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” проектларын карады.

“Башкортстан Республикасында салым салуның патент системасы турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектында салым салуның патент системасына күчерелүче эшкуарлык төрләренең исемлеген 51дән 67гә кадәр арттыру планлаштырыла.

Утырышта депутатлар игътибарына “Республика Башкортостан” гәзите баш мөхәррире Эльза Хореваның гәзит эшчәнлеге һәм аны үстерү юнәлешләре турындагы һәм Башкортстан кулланучылар җәмгыяте рәисенең чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук, пленар утырышның көн тәртибенә Кушнаренко районының Салават исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында килеп туган хәл турында парламент тикшерүе нәтиҗәләрен карау кертелгән. Элекке кооператив пайчыларыннан торган төркем эчке эшләр органнарына һәм депутатлар корпусына җаваплылыгы чикләнгән “АГРИ” җәмгыяте җитәкчелегенә карата тикшерү үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Сүз пайчыларның җир биләмәләре белән идарә итү турында бара.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышы көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертергә тәкъдим ителде, шуларның 25е беренче укуда каралачак.
Читайте нас: