+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 октябрь 2015, 22:46

Рәхмәт хаты килде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев исеменә Кырым Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Владимир Константиновтан быел октябрьдә Дәүләт Советы делегациясен җылы кабул иткән өчен Рәхмәт хаты килде. Анда болай диелә:

“Башкортстан белән Кырым Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең әһәмиятен югары бәялибез. Эшлекле сәфәр кысаларында Парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую ике арадагы бәйләнешләрне, шулай ук, төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга булышлык итәр, дип ышанам. Башкортстанның законнар чыгару, икътисад, сәнәгать, туризм өлкәләрендәге күпьяклы тәҗрибәсе безнең республика өчен дә файдалы булачак”.
Читайте нас: