+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 ноябрь 2015, 22:02

Закон — һәркем өчен

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары пленар утырышта “Коррупциягә каршы көрәш максатында Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын Дәүләт думасына тикшерүгә кертүне хуплады.

Проект дәүләт гражданлык яисә муниципаль хезмәттә югары вазыйфа биләүчегә карата, аның турыдан-туры кул астындагы хезмәткәренә якын кардәшлек мөнәсәбәте булган очракта, чикләүләр кертүне күз уңында тота.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев мондый чикләүләрнең дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләрнең законга каршы гамәлләрен кисәтү максатында кертелүен ассызыклады.
— Бу норманы без дәүләт бурычларын үтәмәүче хезмәткәрләргә карата гына кертергә тәкъдим итәбез. Әхлакый нормалар үтәлмәгәндә, мөмкин булган хәвефле очракларны закон нигезендә кисәтү мөһим.
Константин Толкачев әлеге чикләүләрнең кайбер федераль законнар белән (“Русия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында”, “Русия Федерациясендә дәүләт гражданлык хезмәте турында”) билгеләнгәнлеген һәм гамәлдә булуын искәртте. Үзгәрешләрне коррупциягә каршы көрәш буенча федераль законнарга кертү бердәм һәм гомум нормалар турында сүз алып бару мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас: