+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2015, 22:21

Башкортстан — ышанычлы плацдарм

Русия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Евгений Громыко республика аграрийлары хезмәтен шулай бәяләде.Бу атнада республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен тантана итте. Башкортстанның барлык районнарыннан җыелган аграр тармак уңганнарын башкалабыз зурлап каршы алды. Авыл эшчәннәренең мактанырга да, горурланырга да урыны бар. Авыл хуҗалыгы өчен катлаулы булган табигый шартлар каршылыгын җиңеп, аграрийлар быел ашлыкның тулай җыемын 3,2 миллион тоннага җиткерде. Күрсәткеч узган елдагыдан 600 мең тоннага күбрәк. Ашлык җыеп алуда республика ил буенча — 16нчы урыннан унынчыга, ә Идел буе федераль округында дүртенче урыннан икенчегә күтәрелде.

Авыл уңганнарын Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Русия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Евгений Громыко тәбрикләде, ә аеруча тырышлык күрсәткәннәргә федераль тармак министрлы­гының һәм республиканың югары бүләкләре тапшырылды.

Тантана башланганчы, Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Башкортстан аграрий­ларының һөнәри бәйрәмендә катнашу өчен махсус килгән Русия авыл хуҗалыгы мини­стры­ның беренче урынбасары Евгений Громыко белән очрашты. Эшлекле очрашуда Рөстәм Зәки улы Мәскәү кунагын республиканың социаль-икътисади үсеше, авыл хуҗа­лыгындагы казанышлар һәм алга куелган бурычлар белән таныштырды.

— Авыл хуҗалыгында нәти­җәләр начар түгел. Әмма алар бүгенге көн ихтыяҗын гына канәгатьләндерә, — диде Рөстәм Зәки улы. — Безгә алга максат куеп эшләргә кирәк. Аграр тармак реорганизация таләп итә. Безгә, Краснодар краендагы, Белгород, Тамбов өлкәләрендәге кебек, эре хуҗалыклар булдырырга кирәк. Бу юнәлештә эш башланды да инде. Вак хуҗалыкларны эре­ләтү өстендә эш алып барабыз. Әйтик, кемнең 20 мең гектар җире бар, аңа 40 мең гектар эшкәртергә кирәк, дибез. Без басудан сәүдә ноктасына кадәр булган тулы циклны тормышка ашырырга телибез. Бу катлаулы, ләкин, без булдырачакбыз.

Рөстәм Хәмитов федераль министр урынбасарын авылда кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында, республи­каның аграр тармагын яңа техника белән тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү бул­ды. Рөстәм Хәмитов бел­дерүенчә, техника сатып алуда республика казнасыннан аның бәясен 40 процентка кадәр субсидияләү авылга зур ярдәм булып тора. Әлеге вакытта 1,5 мең комбайн җитеш­ми. Аның берсе 5 миллион сум торганда да, ихтыяҗны ка­нәгатьләндерү өчен 7,5 миллиард сум акча таләп ителә.

— Федераль Авыл хуҗалы­гы министрлыгы Башкорт­станны Русиянең агросәнәгать комплексындагы җи­ңүләр өчен ышанычлы плацдарм буларак бәяли, — диде очрашуда Евгений Громыко. — Кайбер йомшак яклар үсеш ноктасы булып тора да инде. Әлеге күрсәткечләрнең үтә­лешен тәэмин итү — законлы һәм логикага ярашлы. Чөнки бу очракта дәүләт ярдәмен тук­таусыз күрсәтү мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгын элекке кебек “төпсез упкын” белән чагыштырырга ярамый. Без инде ул исәп ноктасын күптән үтеп киттек.

Әңгәмә барышында Рөстәм Хәмитов Евгений Громыконы республикада инвестицион проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Мәскәү кунагы, шулай ук, “Алексеевский” совхозында алган тәэссоратлары, республикада яшел­чәчелекне үстерүгә бәйле фикерләре белән уртаклашты.
Читайте нас: