— Агымдагы елда без 2014 елга карата салым, салым булмаган керемнәр буенча 15 процент үсеш белән барабыз. Әгәр дә “Башнефть” акцияләре буенча 5 миллиард сумлык дивидентлар булмаса, әлеге үсеш 9 процент белән чикләнер иде. Дивидентлар республика адреслы инвестиция программасын 6,5-7 миллиард сумнан 11,5-12 миллиард сумга кадәр арттыру мөмкинлеге бирде. Бу яхшы өстәмә һәм безгә яшәү һәм эшләү өчен яңа мөмкинлекләр ача, — диде аерым алганда “Башнефть” компаниясен дәүләткә кайтаруга бәйле сорауга җавабында Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, компанияне дәүләткә кайтару инвесторлар кәефендә уңай чагылыш тапкан. Биредә барган уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә алдагы ике-өч елда нефть табу күләмен 20 миллион тоннага җиткерү бурычы куела.
Гомумән, Рөстәм Зәки улы Көнбатыш дәүләтләре санкцияләренә карамастан, республикага инвестицияләр агымының арта баруын сызык өстенә алды.
— Узган елның шул чорына карата Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 5,5 процентка үсте. Шуның нәтиҗәсендә зур агач эшкәртү комбинатының беренче чиратын төзү тәмамланды. Монда 100 миллион евро инвестиция салынды. Комбинатның икенче чиратын төзү өчен исә 180 миллион евро инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла.
Узган атнада гына резина-техник материаллар һәм медицина сәнәгате өчен порошок материаллары производствосын төзүгә һәм яткылыкларны үзләштерүгә Австрия компаниясе белән 50 миллион доллар инвестицияләр салу турында килештек. Моннан тыш, “РусГидро” һәм Франциянең Аlston компаниясе белән берлектә бәләкәй һәм уртача куәттәге ГЭСлар өчен корылмалар җитештерү заводы төзү буенча проект бар. Үз чиратында, бу проектлар — республика кешеләре өчен яңа эш урыннары, бюджетка исә өстәмә керемнәр дигән сүз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан Башлыгы шулай ук мөһим проектларны тормышка ашыруда һәрдаим федераль үзәкнең ярдәмен тоюыбызны ассызыклады.
— Федераль Хөкүмәт белән һәрвакыт килешеп эшлибез. Ул республикага субвенцияләр һәм субсидияләр белән өзлексез ярдәм итеп тора, — диде Рөстәм Зәки улы ил җитәкчелегенең дөньякүләм кризистан чыгу юнәлешендә алып барган дәүләт сәясәтенә уңай бәя биреп.
Киләчәккә караш ташлап исә ул Башкортстанның ШОС һәм БРИКС саммитларын тиешле дәрәҗәдә каршы алуын билгеләде һәм дөньякүләм Фольклориаданы кабул итүгә юнәлеш тотуын сызык өстенә алды.
— Күзаллавыбызча, анда катнашучылар саны гына да 5-7 мең кеше булачак. Моннан тыш, бик күп туристлар киләчәк. Шуңа да Фольклориаданы үткәрү чорына кунакханәләр һәм арзанлы отель, хостеллар челтәрен үстерү турында эш алып барабыз, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
“Вести-FМ” радиостанциясенә интервьюда Башкортстан Башлыгы төбәк үсешенә бәйле күпкырлы мәсьәләләргә тукталды. Әйткәндәй, 102,1 FМ ешлыгында әлеге радиостанция безнең төбәктә үз эшен рәсми рәвештә нәкъ республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән әңгәмәдән башлады. Үз чиратында, төбәк җитәкчесе, 4 миллион 100 мең кеше яшәүче Башкортстанда тагын бер радиостанция эшли башлавын уңай бәяләп, котлау сүзләрен җиткерде, иҗат коллективына уңышлар теләде.
— Власть кешеләрдән, җәмгыятьтән читләшергә тиеш түгел. Ул вакыйгалар уртасында булырга тиеш. Биредә тәнкыйть сүзләре дә мөһим. Чөнки гади кешеләр көндәлек тормышта дистәләгән, йөзләгән шундый очракларга юлыга һәм власть әлеге җитешсезлекләрне төзәтергә тиеш, — диде киңкүләм мәгълүмат чараларының бу җәһәттән мөһим ролен сызык өстенә алып Рөстәм Хәмитов.
Төбәкне үстерүдә өстенлекле мәсьәләләргә тукталып, республика җитәкчесе кече һәм урта бизнесны нәтиҗәлерәк эшкә кушу зарурлыгын сызык өстенә алды.
— Кече һәм урта бизнес актив. Алар үзенең үсешен билгеләгәндә катлаулы эчке корпоратив карарлар таләп итми. Шуңа да кече һәм урта бизнес эшчәнлеген тагы да активлаштыру көн таләбе булып тора, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе бу җәһәттән бизнес үсеше өчен төбәктә барлык уңай шартлар тудырылуын һәм әлеге мәсьәләнең аның шәхси контролендә булуын да билгеләде.
Рөстәм Хәмитов шулай ук янә бер тапкыр Башкортстанның иң зур байлыгы аның күпмилләтле халкы булуын сызык өстенә алды һәм төбәкнең дөнья күләмендә танылу ала баруына игътибарны юнәлтте.
— Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Без бүген эре халыкара вакыйгаларны үткәрү урынына әверелеп барабыз. Безгә инвесторлар килә. Безне дөнья таный! — диде ул.