— Үзенә карата җинаять эше кузгатылган дәүләт хезмәткәрләре һөнәри вазыйфада калуны дәвам итә. Бу очракта алар җинаять объектына да, субъектына да тәэсир итә ала. Мондый хәл тикшерү үткәрүгә һәм алып баруга, ахыр чиктә хакыйкатьне ачыклауга комачаулый, — дип белдерде Константин Толкачев. — Моннан тыш, бу халык алдында властьнең дәрәҗәсен төшерә.
Парламент җитәкчесе фикеренчә, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү коррупция һәм башка закон бозулар белән көрәштә җитди адым булыр иде.