+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 ноябрь 2015, 21:11

Ел — уңышлы, киләчәк — ышанычлы

“Российская газета”да Рөстәм Хәмитовның интервьюсы дөнья күрде.Башкортстан Башлыгы анда республика икътисады үсеше, киләсе елга өстенлекләр хакында уртаклашты.

Рөстәм Зәки улы билге­ләвенчә, агымдагы ел Баш­корт­стан өчен чын-чыннан истәлекле булды. Республикада ШОС һәм БРИКС саммитларын, аларның логик дәвамы буларак, әлеге ассоциацияләргә керүче дәүләтләр төбәкләренең Беренче кече бизнес форумын үткәрү нәтиҗәсендә Башкортстан хакында бөтен дөнья белде.

Рөстәм Хәмитов финанс-икътисади үсеш күрсәткечләренең дә уңай булуын сызык өстенә алды.

— Тугыз ай йомгаклары буенча, без плюс белән барабыз. Бу, тәү чиратта, куәтле икътисадка, сәнәгать, инду­стриаль һәм аграр тармакларның нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Гомумән, бюджет өлкәсен финанслауда катлау­лыклар күрмим. Инфляция үсешен, һәртөрле төзелешләргә зур суммалар салынуын һәм аларның кыйммәтләнүен исәпкә алганда да, акча икътисад үзләштерерлек дәрәҗәдә җитәрлек, — диде бу җәһәттән төбәк Башлыгы.

Ул алдагы елга да фаразларның уңай булуын билгеләде. Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов индустриаль, аграр үсеш, иң беренче чиратта хосусый, банк һәм башка төрле фондларның инвестицияләре исәбенә алып барылырга тиеш, дигән фикердә.

— Мин производствога турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү ягында түгел, ул очракта тагы да яхшырак эшләү өчен стимул калмый, — диде Рөстәм Хәмитов.

Аерым игътибарны исә ул аграр тармакны модернизацияләү мәсьәлә­ләренә юнәлтте.
— Әлегә бездәге авыл хуҗалыгы производствосы — аз табышлы һәм аз нәтиҗәле зур булмаган хуҗалыклар. Алга бару өчен исә чын-чыннан эшләргә сәләтлеләрне бергә тупларга һәм киң колачлы авыл хуҗалыгы җитештерүенә чыгарырга кирәк. Һәм әлеге чылбыр үзендә җитештерүне генә түгел, җитеш­терелгәнне сату тармагын да берләштерергә тиеш, — диде республика Башлыгы.

Янә килеп, интервьюда дөньякүләм финанс көрчеге шартларында да Башкортстанга инвестицияләр агымының арта баруына игътибар ителә. Рөстәм Хәмитов моның сәбәбен Башкортстанда инвесторлар өчен дәүләт дәрәҗәсендә барлык уңай шартлар булдырылуы белән аңлата. Бу җәһәттән Кытай төбәкләре, Италия компанияләре, башка дәүләтләр белән мөһим инвестиция килешүләре һәм өстенлекле проектлар булуы сызык өстенә алына. Бу юнәлештә эшчәнлектә, интервьюда билгеләнүенчә, әлбәттә, ШОС һәм БРИКС саммитларының Уфада үтүе, шулай ук республиканың 2020 елда Бөтендөнья Фольклориадасын үзендә уздыру хокукын алуы да булышлык итәчәк. Рөстәм Хәмитов аларны елның иң зур казанышлары исәбенә кертә, “Башнефть” компаниясе акцияләр пакетының дәүләт карамагына кайтарылуын да мөһим казаныш буларак атый.

— Русия икътисады тарихында эре предприятие пакетының ярыйсы гына өлеше Федерация субъекты милке карамагына кайтарылган тәүге очрак бу, — диелә бу җәһәттән интервьюда.
Читайте нас: