+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 ноябрь 2015, 21:25

Самолетлар да җитештереләчәк!

Импортны алыштыруга багышланган утырышта чит ил продукциясенә бәйлелектән котылу юллары барланды.Уфага Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килделәр. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән берлектә алар “Корпорация Уралтехнострой” җәмгыятендә нефть-газ тармагы өчен югары технологияле җиһазлар җитештерү белән танышты.

Предприятие президенты Олег Әминев әйтүенчә, монда уникаль продукция җитештерелә, инженерлар аларны һәр заказ өчен аерым эшли. Әлеге вакытта предприятиедә илнең ягулык-энергетика комплексы өчен импортны алыштыру буенча берничә проект гамәлгә ашырыла. Продукциянең кайбер төрләре чит илнекеләрдән ике-өч тапкыр арзанрак. Предприятиенең төп продукцияләре исәбендә — блоклы насос станцияләре, нефть, ягулык газы әзерләү установкалары һәм нефть-газ чыганаклары корылмалары өчен башка җиһазлар.

“Уралтехнострой”ның тарихы 1994 елда зур булмаган цехтан башлана. Бүген ул үз юнәлешендә эре пред­приятиеләрдән санала, аңа Русия һәм чит илләр нефть-газ тармагының әйдәүче компанияләре заказ бирә. Алар арасында “Газпром”, “Лукойл”, “Новатэк” һәм башкалар бар. Корпорация заводларында 1800 кеше эшли.

Көннең икенче яртысында Конгресс-холлда Рөстәм Хәмитов Русия ягулык-энергетика комплексының чит ил җиһазларына, комплектлаучы һәм запас частьләргә, чит ил компанияләре хезмәтләренә һәм чит ил программа­ларына бәйлелеген киметү, шулай ук, илнең нефть-газ комплексын үстерү буенча ведомствоара эшче төркем утырышында катнашты. Аның алдыннан җыелучылар Башкортстанның ягулык-энергетика комплексы өчен про­дукция җитештерүче сәнәгать пред­приятиеләре күргәзмәсе белән танышты. Анда “КВАНТ” сәнәгать кластеры, Уфа компрессорлар заводы, “Пакер” фәнни-җитештерү фирмасы һәм башкаларның эшләнмәләре куелган иде.

Денис Мантуров белән Михаил Бабичны аеруча “Полигон” фәнни-җи­тештерү предприятиесе продукциясе, атап әйткәндә, “ИнЗер” сәнәгать коммутаторлары кызыксындырды, нефть һәм газ сәнәгате өчен югары технологияле эре насос җиһазы эшләү белән шөгыльләнүче Нефтекама машиналар төзү заводы продукциясе дә кунак­ларның игътибарын җәлеп ите.

Утырышны Денис Мантуров алып барды.

— Быел Уфа дәүләт нефть техник университетында авыр табылучы нефтьне чыгаруның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инновацион җиһазлар җитеш­терүне үзләштерүче үзәк төзүгә ярдәм итү турында карар кабул ителде. Мондый проектлар Русия ягулык-энергетика комплексының импортка бәйлелеген киметү бурычына тулысынча җавап бирә. Моны без фәнни-техник совет форматында хәл итәбез. Аның эксперт төркеме барлык юнәлешләр буенча тиешле эш башкарды. Нефть-газ җиһазларын җитештерү буенча 70тән артык инвестиция проектын гамәлгә ашыруның юл карталары әзерләнгән. Бу — якынча 170 миллиард сум, — дип билгеләде Денис Мантуров.

Аның сүзләренә караганда, бүген төбәкләр нәтиҗәле проектларга ярдәм итәргә әзер. Утырышта Русия ком­панияләренең ихтыяҗ зур булган продукцияләрне һәм технологияләрне генә җитештерүендә кызыксынучы ягулык-энергетика комплексы структуралары арасында тыгыз бәйләнеш булдыру турында да әйтелде.
Читайте нас: