+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2015, 21:07

“Әни әтине 74 елдан соң көтеп алды”

“Бердәм Русия” партиясе туган көнендә Константин Толкачев гражданнарның шатлыгын да, борчуын да уртаклашты.1 декабрьдә “Бердәм Русия” партиясе оешуына 14 ел тулды һәм шул уңайдан Бөтенрусия гражданнарны бердәм кабул итү көне үтте. Республика шәһәр һәм районнарында меңнән артык мәйданда партия әгъзалары, депутатлар, җитәкчеләр халык белән очрашты, аларның гозерләрен тыңлады.

Төп чара Уфада узды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Константин Толкачев гражданнар белән видеоселектор аша сөйләште. Бу көнне аңа Стәрлетамак шәһәре һәм районы, Бөрҗән, Мәчетле, Благовар, Учалы, Яңавыл, Ишембай районнарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

— 14 ел элек оешкан партия илдә абруйлы сәяси көчкә әверелде. Аның төп бурычы — халык белән эшләү, аның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга булышлык итү. Шуңа күрә 1 декабрьдә гражданнарны кабул итү матур традициягә әйләнде. “Бердәм Русия”нең депутатлар корпусы, партиянең барлык җитәкчеләре әлеге чараларны үткәрүдә катнаша. 2008 елдан алып халыктан 10 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларда төрле, атап әйткәндә, торак-коммуналь хуҗалык, со­циаль тәэминат, суд, хокук саклау органнары эшчәнлегенә кагылышлы проблемалар күтәрелә. Без аларны хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз, — диде Константин Борисович.

Тәүдә аңа филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университеты профессоры Венера Ибраһимова мөрәҗәгать итте. Ул монда бик шатлыклы да, сагышлы да вакыйга уңаеннан килгән. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач алынган мәгълүмат буенча, аның әтисе Латыйп Гайсин 1945 елда хәбәрсез югалган. Ләкин күптән түгел Стәрлетамак шәһәре эзтабарлары яугир күмелгән җирне эзләп тапкан. Баксаң, ул сугыш башланган елны ук Латвия чигендә һәлак булган икән. Окобында туфрак белән күмелү сәбәпле, яугирне таба алмаганнар. Аның язмышы 74 ел дәвамында билгесез булып калган.

— Безгә әтинең сәгатен, медальонын алып кайтып тапшырдылар. Ниһаять, сөякләрен дә туган туфрагына хөрмәтләп күмдек. Әниебез дә исән, аңа 97 яшь. Шулай итеп ул ирен сугыштан көтеп ала алды. Мин дә ниндидер таяныч, юаныч тапкандай булдым. Без “Обелиск” отряды эзтабарларына ихлас рәхмәтләребезне күн­дерәбез һәм аларның бу изге эшләре бүләккә лаек дип уйлыйбыз, — дигән теләген җиткерде Венера Латыйп кызы.

Константин Толкачев, Бөек Ватан сугышына кагылышлы һәр вакыйга уңаеннан без аеруча зур дулкынлану кичерәбез, дип белдерде. Республиканың 120 мең кешесе — хәбәрсез югалучылар исемлегендә. Иртәме-соңмы һәммәсенең язмышы ачыкланып, җаннары тынычлык табарга тиеш.

Стәрлетамак шәһә­рен­нән торак йорт советы рәисе Булат Вәлиев спикерга йорт комитеты статусын күтәрү буеча тәкъ­димнәре белән мөрәҗәгать итте. Константин Толкачев әйтүенчә, торак-коммуналь хуҗалыкта проблемалар күп, алар һәр кешене борчый. Законга ярашлы, бу тармакның бердәм федераль үзәкләш­терелгән системасы булдырылган. Ул әлеге өлкәнең ачыклыгын тәэмин итә.

— Милекче аның акчасы ни өчен тотынылуын бе­лергә тиеш. Бу мәсьәләдә ачыклык бик мөһим, — диде спикер.
Стәрлетамак районыннан Йосып Хаҗиев киләсе елдагы сайлаулар алдыннан партиянең урындагы җитәк­челәрен җыеп ки­ңәшмә үткәрергә тәкъдим итте. Благовар районыннан Ринат Ситдыйковның да сайлауларга кагылышлы соравы бар. Ул праймеризда катнашырга хокукы булмаган кешеләр турында.

— Чит ил гражданна­рының, гражданлыгы булмаган кешеләрнең, хөкем ителүчеләрнең партия эчендә үткән сайлауларда катнашырга хокукы юк. Ике гражданлыгы булучылар, чит илдә милек тотучылар да шушы исемлеккә кертелде, — диде Төбәк бүлекчәсе җитәкчесе.

Бөрҗән районы умартачысы Рамил Хәлиул­линны Бөрҗән бал корты язмышы борчый. Гасырлар дәвамында аның үз исеме, балының тәме, даны бар. Ләкин соңгы елларда Бөрҗәнгә чит токымдагы кортлар кертелә башлаган. Метизация дип аталган бу күренеш Бөрҗән кортының үзенчәлеген бозуга китерә, аның уникальлеге югала. Хәлиуллин район террито­риясенә башка токымдагы кортларны кертүне тыю проблемасы белән мөрәҗәгать итә. Константин Толкачев пробле­маның актуальлеген билге­ләде, шушы уңайдан башкорт корты токымын саклауны күздә тотучы үзгә­решләр кертелгән закон проекты әзерләнүе хакында белдерде. Ул язгы сессиядә каралачак.

Районнан тагын бер мөрәҗәгать итүче халыкның агачка кытлык кичерүе турында сөйләде. Бөрҗән — республикада гына түгел, Русиядә уникаль район. Аның мәйданының 82 процентын урманнар били. Урман өскә аварга торган шушы төбәктә халык төзелеш өчен агач, ягар өчен утынга интексен инде! Әлбәттә, моңа урманның федераль тәгаенләнештә булуы да аяк чала. Проблема тиз арада чишелеш табарга тиеш.

Мәчетле районының мәгариф бүлеге җитәкчесен Уфа, башка төбәкләр югары уку йортларында белем алучыларны туган якларына кайтару проблемасы борчуга сала. Авыл мәктәплә­рендә укытучылар җитеш­ми. Табибларга бирелгән кебек, аларга да грантлар тапшырылса, авыл ягына тартылучылар саны артыр иде, дигән фикердә ул.
“Бердәм Русия” мәктәп биналары төзү белән бәйле проектны гамәлгә ашырырга җыена. Укытучыларга грантлар мәсьәләсе дә хәл ителер, дип уйлыйм, — диде Константин Толкачев.

Яңавыл районыннан очрашуга өч хатын килгән иде. Аларны партиянең “Эшлекле гамәлләр” проектын дәвам итү, авыл Советларын коммуналь хезмәтләр өчен техника белән тәэмин итү, Карман авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү мәсьәләләре борчый.

— Әле ФАП 1960 елда төзелгән иске бинада урнашкан, ул ике торак пункт­та яшәүче 1518 кешене хезмәтләндерә, шуларның 218е — балалар, 451е —өлкәннәр, 141е инвалидлар. Халык күбәя, туым елдан-ел арта, — диде соңгы сорау белән мөрәҗәгать итүче Гөлзидә ханым.

Константин Толкачев бу хакта үтенечне язма рә­вештә җибәрергә тәкъдим итте һәм район җитәкчеләре белән берлектә проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде.

Ишембай районы дәва­ханәсенең баш табибына тар медицина белгеч­лә­ренең — хирург, отоларинголог, окулистларның урыннарга чыгу һәм районда бала тудыру йорты төзү мәсьәләсе тынгы бирми.

— Тар белгечләрнең районнарга чыгу тәҗрибәсе киләсе ел башыннан тер­гезеләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә моның планы эшләнә. Әйе, безнең тормышыбыз медицина хез­мәте күрсәтүнең сыйфатына нык бәйле. Бу мәсьәләгә арытаба да җентекле игътибар бирәчәкбез. Гомумән алганда, бүген күтәрелгән һәр мәсьәлә мөһим һәм җитди эш таләп итә, — диде Төбәк бүлекчәсе җитәкчесе.
Читайте нас: