+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 декабрь 2015, 22:21

Президиум утырышы үтте

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Президиум утырышы үтте. Депутатлар көзге сессиядә соңгы пленар утырыш көнен билгеләде, көн тәртибен раслады. Анда, мировой судьялар вазыйфасына тәгаенләнү белән бәйлеләреннән тыш, 25 мәсьәлә — республика, унысы федераль закон проектларына кагыла. Дәүләт җыелышы-Корылтайның федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча ике закон башлангычы турында фикер алышу булачак.

Иң мөһим закон проектлары арасында “Транспорт салымы турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты бар. Ул физик берәмлекләр өчен салым ташламалары рәвешендә киметелгән салым ставкаларын билгеләүне күздә тота.

“Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты 16 яшькә кадәр никахка керү тәртибен һәм шартларын билгели.

— Бүген 16 яшькә кадәр бала тудыручы яшьләр байтак. Без моның белән килешергә мәҗбүр һәм хәлне закон тарафыннан көйләргә тиешбез. Закон проекты ике — йөклелек һәм бала туу очракларында 14 яшьтән никахка керү мөмкинлеген күздә тота. Бу проект хакында төрле сүзләр ишетергә туры килә, безнең өчен шунысы мөһим: бала әтисез үсмәскә тиеш, — диде бу уңайдан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Көзге сессиядә соңгы утырыш 24 декабрьгә тәгаенләнде.
Читайте нас: