+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2015, 21:56

Илдә иң яхшыларның берсе

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең 20 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте.17 декабрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең 20 еллыгына багышланган “Русиядә хәзерге заман сайлау системасы: үсеш перспективалары” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев, Башкортстан буенча баш федераль инспектор Андрей Чечеватов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, Кырым Республикасының Белогорск районы сайлау комиссиясе рәисе Елизавета Чудная, галимнәр, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, видеоконференция режимында – район һәм авыл биләмәләре хакимияте башлыклары, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары катнашты.

Конференциядә республиканың сайлау система­сын үстерү һәм камилләштерү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Хәйдәр Вәлиев чыгышында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе үткән 20 елга кыскача байкау ясады. Республика Үзәк сайлау комиссиясе — Русиядә иң зурларның берсе. Ул 69 территориаль һәм 3428 участок сайлау комиссиясен берләштерә. Узган чорда комиссиянең биш составы эшләде, соңгысының вәкаләтләре 2017 елның июнендә чыга. 20 елда Үзәк сайлау комиссиясе, дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар, матбугат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, 3 меңнән артык (11е — федераль, 49ы — республика дәрәҗәсендә) сайлау кампаниясе оештырган. Үзәк сайлау комиссиясенең бу чорда үткән 561 утырышында 6 меңнән артык мәсьәлә каралган.

— Бүген гражданнар сәяси процессларда, беренче чиратта, сайлауларда актив катнаша. Шуның өчен сайлау — барысының да игътибарын үзенә җәлеп итүче чара булып тора. Сайлау җәмгыятьне арытаба үстерү юнәлешләрен билгели, — диде Рөстәм Хәмитов. — Безнең бурыч гражданнарның сайлау хокукын гамәлгә ашыру гына түгел, ә кешеләрне сәяси һәм икътисади процесска җәлеп итү, халык гражданлык җәмгыятен төзүдә актив катнашырга тиеш.

— Башкортстанның сайлау системасы үзен илдә иң яхшыларның берсе итеп танытты. 13 сентябрьдә узган сайлауларда Русия халкының 44 проценты тавыш бирүдә катнашты, ә Башкортстанда бу күрсәткеч 75,1 процент булды. Бу республиканың Үзәк сайлау комиссиясенең яхшы эшләве, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре эшен тиешле дәрәҗәдә оештыруы турында сөйли. Башкортстанда халыкка аңлату-мәгълүмат җиткерү эше дә тиешле югарылыкка куелган, — диде Леонид Ивлев. — Башкортстан Русиядә беренчеләрдән булып яңа территориаль сайлау комиссияләрен оештырды. Алар 2016 елда — республика парламентына депутатларны, 2018 елда — Русия Президентын, 2019 елда республика Башлыгын сайлауларны үткәрәчәк.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе катлаулы шартларда эшли. Республикада партия системасы нык үсешкән — биредә 57 партиянең төбәк бүлекчәләре бар. Медиакиңлек, интернет-мохит, киң мәгълүмат чаралары нык үсешкән. Болар барысы да сайлау системасына йогынты ясый. Республика Үзәк сайлау комиссиясе бу факторларны исәпкә ала, нәтиҗәдә, сайлаулар ачык һәм гадел үтә. Узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча Русия Үзәк сайлау комиссиясенә республикадан шикаятьләр килмәде. Гомумән алганда, республика Үзәк сайлау комиссиясе Русиядә алдынгы урында.

Леонид Ивлев республиканың Үзәк һәм территориаль комиссия әгъзаларына ведомствоның Рәхмәт хатларын тапшырды, быел узган сайлауларны яктырту буенча конкурста җиңгән “БСТ” телеканалын һәм “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитен бүләкләде.

Константин Толкачев чыгышында федераль һәм республика сайлау законнарын камилләштерү – сайлауларны объектив яктыртуны тәэмин итү, сайлау процессында катнашучыларның хокук бозуларын чикләү, кампанияне финанслауны оптимальләштерү зарурлыгын ассызыклады.

Константин Борисович территориаль сайлау комиссиясе рәисләренә республика парламентының бүләкләрен тапшырды.
Читайте нас: