+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 декабрь 2015, 21:53

Тәгаен гамәлләр генә тәгаен нәтиҗәләр бирә

Уфада “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе төбәк бүлекчәсенең беренче республика форумы үтте.24 декабрьдә Уфада, Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында “Бердәм Русия” партиясе Баш­кортстан төбәк бүлекчәсенең I Республика проектлар форумы үтте. Аның эшендә Дәүләт җые­лы­шы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең Баш­корт­стан төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов, партиянең төбәк бүекчәсе җитәкчесе Рәмзил Ишсарин, башка дәрәҗәле җитәкчеләр катнашты.

Форумны ачып, Константин Толкачев партия проект­ларының төбәк үсешендә, аның күп­милләтле халкы яшәе­шендә, аларның социаль тормышын яхшыртуда мөһим роль уйнавын сызык өстенә алды.

— Бүген республика­да партиянең кырыктан артык проекты тормышка ашырыла. Алар халык хуҗалыгының барлык тармакларын да диярлек үз эченә ала һәм республика кешеләренә анык файда китерә, — диде Константин Борисович.

Аеруча ул партиянең төбәк бүлекчәсе башлангычы белән тормышка ашырылучы “Эш­лекле гамәлләр”, “Бердәм Русия — Бердәм Бәйләнеш”, “Икенче буын мәгариф стандартлары”, “Якташлар” проект­ларының мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды.

Әйткәндәй, форум үткән мәйданда әлеге һәм башка мөһим проектларның эчтәлеген чагылдыручы, алар кысаларында башкарылган мөһим эшләр хакында тулы мәгълүмат бирүче бай экспозиция әзерләнгән иде. Җитәкчелек, аларның һәркайсы белән якыннан танышып, әлеге проектларны арытаба үстерү җәһәтеннән үз фикер-тәкъ­димнәрен белдерде.

Партия проектларының әһә­миятен чыгышында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов та билгеләп үтте һәм республикада теркәлгән башка сәяси фир­каләрнең төбәк бүлекчәләренә дә шушы үрнәккә иярүләрен теләде.

— Партияләр сайлаулардан-сайлауларга гына түгел, һәрдаим колачлы эш алып барырга тиеш. “Бердәм Русия” партиясе бу җәһәттән яхшы үрнәк күрсәтә, — диде ул.

Форум кысаларында партия проектларын тормышка ашыруда ярдәм итүче партнерларны һәм партиянең төбәк бүлекчәсе эшчәнлеген яктырту буенча журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Мәртәбәле конкурста “Кызыл таң” гәзите эшчәнлеге дә югары бәһаләнде. Атап әйткәндә, гәзитнең җаваплы секретаре Илдар Фазлетдинов “Бердәм Русия” партиясе проектларын матбугатта актив яктырткан өчен “Алтын каурый” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнде. Гомумән, бу көнне утызлап журналист “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең дәрәҗәле дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Арытаба форум эшен “Башкортстан Рес­публикасының кадрлар потенциалы” секциясе дәвам итте. Ахырда аның эш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

* * *

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе төбәк бүлекчәсе конференциясе үтте. Чарага төбәкнең урындагы бүлекчәләреннән делегацияләр килде. Кунаклар, катнашучылар фойеда партиянең проектлары, эшчәнлеге турында стендлар белән таныша алды. Конференцияне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев һәм төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рәмзил Ишсарин катнаштылар. Башта партия проектлары форумы мәйданчыклары вәкилләре чыгыш ясады. Шуннан соң сүзне Рөстәм Зәки улы алды.

– Югары нәтиҗәләргә күп эшләгәндә генә ирешергә мөмкин, – диде ул. – Сер түгел, әлеге вакытта ил сынаулар алдында тора. Иртәгә, шушы көннәрдә нәрсә буласын беркем дә әйтә алмый. Шушындый чорда һәркем эш урыны, предприятиесе, гаиләсе өчен борчыла. Халыкны түгәрәк саннар, уңай мәгълүмат биреп тынычландыру белән мавыкмагыз. Тәгаен эшләр, тәгаен нәтиҗәләр кирәк. Җитәкчелек, җәмгыять омтылган максатлар барлыгын һәркемгә аңлатыгыз. “Бердәм Русия” бу юнәлештә күләмле эш башкара. Гамәлгә ашырылучы партия проектлары турында чыгышлар тыңладык. Алар халык өчен әһәмиятле. Күренүенчә, без мөһим эш башкарабыз. Шул ук вакытта, башлангычлар, тәкъдимнәр урыннарда халыктан чыгарга тиеш. Җитәкчеләр, власть органнары халык сүзенә һәрвакыт игътибарлы булсын иде.

Рөстәм Зәки улы төбәктәге социаль-икътисади хәл турында сөйләде. Шулай ук, гамәлгә ашырылучы кайбер партия проектларына аерым тукталды.

– Халык өчен барысы да мөһим булса да, иң нәтиҗәлесе “Эшлекле гамәлләр” проекты булгандыр, – диде Рөстәм Зәки улы. – Әлеге вакытта аның кысасында 800 проект гамәлгә ашырыла, халыкның көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүгә ул зур өлеш кертә.

Республика Башлыгы Башкортстан аграрийларын кооперацияләргә берләшергә, катлаулы мәсьәләләрне күмәк көч белән хәл итәргә чакырды. Демография, сәламәтлек һәм мәгариф темасы да игътибардан читтә калмады.

– Хаталар өстендә эшләү зарур. Ашыгыч нәтиҗә ясап, ихтыяҗ булган урында мәктәпләрне япканбыз икән, аларны янә эшләтеп җибәрү мөһим, – диде Рөстәм Зәки улы.

Шулай ук, конференциядә “Бердәм Русия” партиясенең 2015 елда төбәктәге эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең XV съездына делегатлар сайланды.
Читайте нас: