+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 декабрь 2015, 14:35

Башкортстан дөньяда танылды!

Узып баручы ел республика тормышында нинди вакыйгалар белән тарихка керәчәк?

Февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кризис шартларында икътисадны үстерү буенча чаралар күрү максатында берничә тапкыр бизнес вәкилләре белән очрашты. Кризис шартларында эшлекле активлыкны ничек арттырырга? Яңа үсеш мөмкинлекләрен каян табарга? Бу хакта Рөстәм Хәмитов “Эксперт-Урал” журналына биргән интервьюда болай диде: “Без республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм аларның төп акционерлары белән даими элемтәдә торабыз, кичектергесез мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Бу үзен аклый, чөнки эре бизнес республика икътисадының терәге булып тора. Властьтан алар игътибар, ярдәм, икътисади кагыйдәләрнең аңлаешлылы­гын, административ басымның кимүен көтә. Бизнес вәкилләре белән без тыгыз элемтәдә, бердәм эшләү турында килештек”.

2 апрельдә Уфада коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның II гражданлык форумы үтте. Форум — Башкортстанда гражданлык җәмгыяте үсеше проблемалары һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешендә катнашуы мәсьәләләре буенча фикерләр туплау өчен үзен­чәлекле аралашу мәйданчыгы булып тора. Чара коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар, дәүләт һәм урындагы власть органнары, бизнес һәм фән җәмәгатьчелеге арасындагы бәйлә­нешләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен нигез бирәчәк дип билгеләнде.

28 апрельдә Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең III съезды булды.

Дәүләтебез өчен нәтиҗәле милли сәясәт алып бару зур әһәмияткә ия. Аның максаты, беренчедән, Русия халыклары мәнфәгатьләрен тәэмин итү булса, икенчедән, илдә гомер кичерүче этнос һәм конфессияләрнең телен, мәдәниятен һәм дини күптөрлелеген саклау. Болар 2012 елда кабул ителгән “Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе”ндә билгеләнә. Башкортстан һәрвакыт тирән уйла-
нылган этно-мәдәни сәясәт алып баруы белән аерылып тора.

Әлбәттә, елның иң мөһим вакыйгасы — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү. Башкортстанда 60 меңнән артык сугыш ветераны, шул исәптән 4 мең инвалид һәм фронтовик, сугышта һәлак булганнарның 16 мең тол хатыны, 40 меңнән артык тыл эшчәне, 123 балигъ булмаган концлагерь тоткыны, Ленинград блокадасын кичергән 153 кеше яши. 8-9 майда бәйрәм чараларында катнашу өчен Уфага республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәр­ләреннән 300 ветеран килде. Башкалада һәм республиканың барлык район, авылларында Бөек Җиңү көне киң билгеләнде, ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтелде.

Республикада ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә. Бу мәсьәләне хәл итүне власть органнары катгый контрольгә алды. Аерым категория ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бер тапкыр акчалата түләү бирелде.

Республикада эзтабарлык хәрәкәте яхшы оештырылган, аларның эшчән­леге федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Ел саен эзтабарларның 25 отряды, сугыш үткән урыннарда булып, эзләнү эшләре алып бара. Сугышта Башкортстаннан 120 меңнән артык яугир хәбәрсез югалган. Аларның язмышын ачыклау һәм исемнәрен мәң­геләштерү, архивларда алар турында материаллар туплау кебек катлаулы, мөһим һәм кирәкле эш дәвам итә.

Июльдә Уфада Шанхай хез­мәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъ­залары булган дәүләт башлыклары Советы утырышы һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуы үтте.

Башкортстан мәртәбәле саммитларны лаеклы каршы алды. Халыкара форумга әзерлек вакытында Уфа танымаслык булып үзгәрде. Республика беренче тапкыр мөһим халыкара чараны үткәрү үзәге, дөнья сәясәте лидерларының очрашу мәйданы булды.

— Мәртәбәле саммитларны кабул итү –- зур дәрәҗә, һәм без әһәмиятле халыкара форумнарны югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык көчебезне салдык, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “BRICS” журналына биргән интервьюда.

Уфада узган саммитларда БРИКС илләре җитәкчеләре очрашуында сәяси координация һәм глобаль идарә, тотрыклы үсешне тәэмин итү, берләшмә кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук, БРИКСның Яңа үсеш банкы эшчәнлеге перспективалары һәм Шартлы валюта резервлары пулы мәсьәләләре турында фикер алышты.

Чара программасында БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисади берлегенә керүче дәүләтләр башлыклары катнашлыгында “аутрич” форматында утырыш, БРИКС Эшлекле советы вәкилләре белән очрашу үтте. Русия Президенты Владимир Путин БРИКС илләре профсоюз берләшмәсе лидерлары белән очрашты. Саммит йомгаклары буенча тиешле документлар кабул ителде.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышы көн тәртибендә — оешманы арытаба үстерү мәсьәләләре, дөньяда аның ролен ныгыту, көнүзәк дөнья һәм төбәк проблемалары буенча координацияне тирәнәйтү.

Владимир Путин сүзләренә караганда, Уфада үтүче саммит ШОСны үстерүнең яңа этабын ачты: оешмага Һиндстан һәм Пакистанны кабул итү процедурасы башланды. Шул рәвешле дөньяның сәяси аренасында яңа “сигезле” барлыкка киләчәк. ШОСта диалог буенча партнер Беларусь күзәтүче статусын алды.

Саммитта бик күп җитди документларга, шул исәптән “2025 елга кадәр ШОСны үстерү стратегиясе”нә, “Уфа декларациясенә”, фашизмны җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан белдерүгә, “2016-18 елларга ШОС әгъзалары булган дәүләтләрдә террорчылык, сепаратизм һәм экстремистлыкка каршы көрәш” программасына, шулай ук чик буе хезмәттәшлеге һәм наркотрафикка каршы көрәш турында килешүгә кул куелды.

13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә, Белорет районыннан башка, республиканың барлык районнарында яшәүчеләр авыл Советларына депутатлар сайлады. Шулай ук, Чишмә һәм Приют шәһәр Советларына сайлаулар үтте. Күмертау һәм Туймазы сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Уфаның Калинин районы сайлау округы буенча шәһәр Советына өстәмә сайлаулар үтте.

— Урындагы сайлауларда 15672 кандидат 7310 мандатка дәгъва итте. 43 кандидат күрсәтү вакытында ук төшеп калды, 174ен теркәү кире кагылды, теркәлгәннән соң 106 кандидат теге яки бу сәбәп белән төшеп калды. 13 сентябрьдә 15329 кандидат сайлаучыларның тавышы өчен көрәште, — диде Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев.

11 октябрьдә республиканың Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 25 ел тулды.
— Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән 25 ел эчендә үткән юл безнең бай тарихлы төбәгебезнең аерылгысыз өлешенә, аның хезмәт традицияләренең дәва­мына әйләнде, — диде Рөстәм Хәмитов. Соңгы елларда икътисадта һәм иҗтимагый тормышта, мәгарифтә һәм мәдәнияттә, спортта һәм медицинада зур уңышларга ирештек. Иң мөһиме – без алга барабыз, проблемалар, икътисади авырлыклар алдында артка чигенмибез, сайланган юлдан тайпылмыйбыз, халык мәнфәгатендә эшлибез. Ирешелгән уңышларыбызның нигезендә, әлбәттә, халкыбызның тырышлыгы, фидакарьлеге ята.

6-10 октябрьдә башкалабызда Русия философларының “Философия. Толерантлык. Глобальләшү. Көнчыгыш һәм Көнбатыш – дөньяга карашлар диалогы” дигән VII конгресс үтте. Чарада дөньяның 16 иленнән һәм Русиянең 71 төбәгеннән меңнән артык галим катнашты.

Русия философлары җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе оештырылуга — 33 ел. Бүген бүлекчә 300гә якын әгъзаны, шул исәптән 54 фән докторын һәм 200дән артык фән кандидатын берләштерә.

26 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады.
— Биш ел элек шушы трибунадан депутатлар алдында чыгыш ясап, мин яңа Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләдем. Атап әйткәндә, халык өчен эшләү, властьның ачык һәм гадел булуы, республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту, — диде Рөстәм Зәки улы. – Шушы еллар эчендә сезнең белән зур эш башкардык. Республикада бик күп өлкәләрдә үзгәрешләр уңышлы үтте.

Инновацияле икътисад төзү, кеше капиталын ныгыту, лаеклы яшәү дәрәҗәсен тәэмин итү – республика власть органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып тора. Безнең социаль-икътисади сәясәтнең үзәгендә – кеше. Ил Президенты Владимир Путинның “Башнефть” компаниясе акцияләренең 25 процентын Башкортстанга кайтару турындагы карары республика өчен хәлиткеч роль уйнады. Беренче 5 миллиард сум күләмендәге дивиденд республиканы үстерүгә ярдәм итә, халыкка файда китерә.
Читайте нас: