Әйтергә кирәк, язгы сессиядә дә депутатларны күләмле эш көтә. Алдагы чорга якынча программага 65 закон проекты кертелгән. Атап әйткәндә, Дәүләт төзелеше, хокукый тәртип һәм суд мәсьәләләре буенча комитет Административ хокук бозулар турында кодексны камилләштерү өстендә эшне дәвам итәчәк. Аерым алганда, яңалыкларның берсе авыл хуҗалыгы малларын көтү тәртибен бозган өчен административ штраф күләмен арттыруны күз уңында тота.
Башкортстан Хөкүмәте, норматив-хокукый актлар, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты статусы турында һәм башка кайбер республика законнары да җитди булмаган үзгәрешләр кичерәчәк.
Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитетка Константин Толкачев республиканың Сайлаулар турында кодексына төзәтмәләр өстендә эшне активлаштырырга кушты.
Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш буенча комитет утырышларында да җитди мәсьәләләр каралачак. Алар салым, дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында һәм башка законнарга үзгәрешләр кертүгә кагыла.
Гомумән, парламент спикеры һәр комитет алдында законнар чыгару эшчәнлегендә җитди һәм, тәү чиратта, республика халкы һәм гомум Башкортстан мәнфәгатьләрен күз уңында тотучы мөһим бурычлар билгеләде. Бу җәһәттән ул кабул ителүче һәр законның эшлекле һәм максатка ярашлы булырга тиешлеген сызык өстенә алды.
Язгы сессиядә, шулай ук, республикада халык дружиналары турында, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, предприятиеләрне банкротка чыгару, күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру өлкәләрендәге законнарны республикада тормышка ашыруга бәйле биш парламент тыңлаулары үткәрү планлаштырылган. Апрельдә исә Башкортстанда намус һәм дин тоту иреге турында законны тормышка ашыру темасына “Хөкүмәт сәгате” үтәчәк. Янә дә яшәештәге мөһим мәсьәләләр алты “түгәрәк өстәл” утырышында тикшереләчәк.
— Югарыда телгә алынган чаралар нәтиҗәләре буенча кабул ителгән тәкъдимнәр бу юнәлештәге мәсьәләләрне хәл итүнең анык юлларын күз уңында тотарга һәм тәгаен эш адымнарын билгеләргә тиеш. Без кабул ителгән законнарның эшлеклелеген ачыктан-ачык күрергә тиеш, — диде, йомгаклап, Константин Толкачев.
* * *
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев даими эшләүче депутатлар белән үткәргән киңәшмәсендә тикшерүгә кертелгән закон проектлары һәм кабул ителгән закон башлангычлары саны буенча республика парламентының Русиянең төбәк парламентлары арасында элеккечә алдынгы урын тотуын билгеләде.
Русия Федераль җыелышы Дәүләт думасының законнар чыгару эшчәнлеген тәэмин итүнең автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, узган елның 11 гыйнварына карата бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан (2013 елның сентябреннән) Дәүләт думасына тикшерү өчен 34 закон проекты тәкъдим ителгән, шуларның дүртесе закон статусы алган. Шулай ук, берничә закон проекты беренче укуда ук хупланган һәм тиздән кабул ителәчәк.
Иң күп проектлар Карелия (42) һәм Санкт-Петербург (57) парламентарийлары тарафыннан кертелгән. Нәтиҗәдә, Санкт-Петербург депутатлары башлангычы белән өч закон кабул ителгән. Кырым депутатлары Русия составындагы эшчәнлекләре чорында 16 закон проекты тәкъдим иткән, аларның дүртесе хупланган һәм кабул ителгән.
– Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан Дәүләт думасына кертелгән һәм кабул ителгән закон проектлары саны буенча Идел буе федераль округында гына түгел, Русия буенча да алдынгылар исәбендә торуыбыз тикшерелүче мәсьәләләргә җитди каравыбызны һәм әзерләнгән документларның югары сыйфатлы булуын дәлилли. Шунысы мөһим: без Дәүләт думасына керткән тәкъдимнәр арытаба Русиянең башка төбәкләрендәге коллегаларыбыз, шулай ук, башкарма власть органнары тарафыннан норматив хокукый актларда чагылыш таба.