+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 гыйнвар 2016, 02:00

Куйбышев тимер юлы көне үтәчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы – Куйбышев тимер юлы начальнигы урынбасары Сергей Блохин белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашуда Сергей Блохин маги­стральнең узган елгы эшчәнлеге һәм тармакны реформалау нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук, тимер юл транспорты эшен җайга салучы законнарны камилләштерү зарурлыгын билгеләп үтте.

Константин Толкачев һәм Сергей Блохин февральдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда Куйбышев тимер юлы көнен үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне карады. Депутатлар алдында Ма­гистральнең эш нәтиҗәләре, гамәлгә ашырылучы проектлар һәм ике арада бәйләнешне үстерү буенча тәкъдимнәр турында доклад белән Куйбышев тимер юлы начальнигы Сергей Солонежкин чыгыш ясаячак.

Очрашуда, шулай ук, Дәүләт җые­лышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм Куйбышев тимер юлы Яшь белгечләренең бер­ләшкән советы арасында хезмәт­тәшлек турында килешүгә кул кую мәсьәләсе тикшерелде.

– Пассажирларны һәм йөк ташу стратегик әһәмияткә ия һәм дәүләт власте органнарының игътибар үзәгендә тора. Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән очрашуның мөһимлеге граж­даннарның республика парламентына мөрәҗәгатеннән дә күренә, – дип билгеләде Константин Толкачев. – Республика халкын шәһәр яны тран­спортында пассажирлар ташуны оештыру, аның хәвефсезлеге, уңайлы шартлар бул­дыру, киләчәктә тимер юл ин­фра­структурасын үстерү мәсьәләләре борчый. Куйбышев тимер юлы көне кысаларында бу сораулар “Русия тимер юллары” җәмгыяте вәкилләренә биреләчәк.
Читайте нас: